Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаулап-гөрләп тора Баланлы

10 июньдә Баланлы авы­лында якташлар очра­шуы узды.

Һәр кешегә туган җире, туган авылы кадерле. 10 июньдә Баланлы авы­лында якташлар очра­шуы узды. Аны ТР көрәш федерациясенең Мөслим районы бүлеге һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Мөслим рай­оны бүлекчәсе оештырды. Сабантуй алды булгач, оч­рашуга кеше шактый күп кайткан иде.

Баланлы мәктәбе дирек­торы, тарихчы Фатих Са­фин әйтүенчә, авылның исеме элек шушы тирәдә күпләп үскән балан агачла­рына бәйле. Кып-кызыл ба­ланнары белән авыл ерактан ук күренеп торган. Хәзерге вакытта архив кәгазьләре күтәрелеп, авылның тари­хы өйрәнелә. Авылга XVIII гасырның беренче яртысын­да нигез салынган булырга тиеш.

Очрашуга килүчеләрне Баланлы авыл җирлеге баш­лыгы вазыйфаларын баш­каручы Илгизә Гыйльфано­ва сәламләде. “Шундый ма­тур көнне якташларыбыз­ны күрергә без шат! Бу оч­рашу авылда чишмә төзү, истәлекле урыннарны тор­гызу мәсьәләләрен чишү мак­сатыннан да оештырылды. Бу вазыйфага күптән түгел генә билгеләнгәч, шушы авылдан чыккан кешеләр белән бүген якыннан танышам”, – диде ул.

90нчы еллар ил өчен авыр булган. Ә менә Балан­лыда бу елларда, киресенчә, күтәрелеш күзәтелә. Cовхозга күпләп техника, газ торба­лары, төзелеш материалла­ры кайта. Йортлар салына, өр-яңа урам барлыкка килә. Мал тораклары терлек белән шыплап тула. Басулар игелә, мул уңыш алына. Районда беренчеләрдән булып авыл­га газ керә. Асфальт юл салы­на, мәчет, мәктәп сафка баса. Кыскасы, перспективасыз са­налган авыл җанланып китә, аңа яңа сулыш өрелә. Шушы эшләрнең башында торучы, 1990 елда совхоз директоры итеп билгеләнгән Мөдәрис Имаевка авыл халкы бүген дә рәхмәтле. Очрашуда ул үзе дә бар иде.

– Ноябрь ае иде. Иртәнге биштә мине партия райкомының беренче секре­таре чакырып алды. “Партия куша” дип, Баланлыга эшкә җибәрделәр. Хәтта гаиләмне дә кисәтергә өлгермәдем. Шул ук көнне иртәнге җидедә Баланлыда авыл җыелышы узды. Анда яңа совхоз төзелүе турында игълан ителде һәм мине анда җитәкче итеп куй­дылар. Баланлыда 1997 елга кадәр эшләдем. Котдус Гай­син, Әссәр Нигъмәтуллин, Әбүзәр, Елисей, Зәкәрия, Сәгадәт абыйлар белән бергә эшләдек. Яшь механизатор­лар да бар иде, читтән кай­тучылар да күп булды. Бары­сына да эш, торырга урын кирәк. Бергәләшеп Балан­лыда йортлар салдык, фер­маларны төзәттек. Күп эшләр башкарылды. Халык белән бергә, тупланып эшләсәң генә матур нәтиҗәләргә ирешеп була, – дип сөйләде Мөдәрис Мәхмүтович.

Мәктәпне са л г а н ­да берникадәр авырлы­клар була, ләкин аларны да җиңеп чыгалар. Бүген Балан­лы төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасы үз эченә мәдәният йортын, балалар бакчасын, җирле үзидарәне, китапханәне дә сыйдырган. Бинада тормыш кайнап тора. Якташлар очрашуы да шун­да узды.

– Үзем шушы авылныкы. Армиядән кайткач, Түбән Камага киттем. Шунда гаилә кордым, иптәшем белән бер кыз, бер малай үстердек. Хәзер лаеклы ялда, оныклар тәрбиялибез. Авыл сагын­дыра, еш кайтабыз. Монда йортны карап торабыз, иха­табыз зур. Җәй көне авыл­да искиткеч рәхәт! – дип, очрашуга кайткан Тимер­бай Ишмөхәммәтов хис- кичерешләре белән урта­клашты.

Чарада авылның иң өлкән кешеләре, Баланлы авыл җирлегенең 7нче округ де­путаты, авыл өчен янып-көеп йөрүче Алгиз Корбанов, “На­мус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов, авыл тормышына битараф бул­маган кунаклар чыгыш яса­ды. Республиканың район-шәһәрләреннән, хәтта чит илләр – Казахстан, Израильдән кайтучылар да бар иде.

Ләйсән Сабирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев