Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шашка- шахмат кырында

Өлкәннәр ункөнлеге быел да бәйге һәм бәйрәмнәр белән үрелеп уза. Төрле күңел ачу чараларында гына түгел, спорт бәйгеләрендә дә өлкәннәр бик теләп катнаша. Алар шашка-шахмат турнирында да сынатмадылар.

Гомер буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та зирәклеген, тапкырлыгын югалтмыйлар, диләр. Чыннан да, шулай икән. Шашка һәм шахмат ярышларында һәрвакыт актив катнашучы Кузьма Иванов, Рөстәм Нуриев, Валерий Дәүләтбердин кебек өлкәннәребезгә сокланмый мөмкин түгел.
– Шахмат  ул – иң  матур уен төрләренең берсе. Аны комбинацияләрне белгән, аңлый торган кешеләр генә уйный ала. Шахмат уйный белгән кеше бернинди катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, зиһенле һәм аек акыллы булып кала. Россия – шахмат уены киң таралган һәм бик күп көчле шахматчылар тәрбияләп үстергән ил. Карпов, Каспаров – барысы да – халык тәрбияләгән шахматчылар. Мөслимлеләр дә шахматны үз итәләр. Республика районнары арасында Мөслим районы шахмат буенча, Актаныштан кала, икенче урында тора. Бүген балалар, яшьләр арасында да оста уенчылар үсеп килә. Алар шахмат-шашка белән кызыксыналар, секцияләргә йөриләр. Кайчагында 30-40 бала җыела. Мин аларга сокланам. Димәк, әле киләчәктә дә Мөслимдә шахмат уйнаучылар булачак, – ди Кузьма Иванов.
– Мин шашка-шахмат белән балачактан ук шөгыльләнәм, – ди Мәлләтамак авылыннан килгән Галия апа Вагыйзова. – Олыгайгач та бу мавыгудан аерыла алмадым. Беренчедән, шахмат миңа ял итәргә мөмкинлек бирә, икенчедән, уйлау сәләтен яхшырта, баш эшчәнлегенә ярдәм итә. Күңел күтәренкелеге дә бүләк итә. Әле мин йөзәргә дә яратам, хәтта Казанда узган ярышларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Дөресен генә әйткәндә, бу спорт төрләре – минем хоббием. Аларда катнашып, кайчагында яшемне дә онытам. Башкаларны да, өйдә генә утырмыйча, мондый чараларда катнашырга, актив булырга чакырам. Бүгенгене иртәгәгә калдырырга ярамый, сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, һәр көнебезне матур үткәрик, – дип, ул башка өлкәннәрне дә оптимист булырга чакырды.
Ярышларда ике дистәгә якын өлкән яшьтәге кеше катнашты. Бәйгегә спорт мәктәбе тренеры Наил Хамматуллин җитәкчелек итте. Гомуми нәтиҗәләр буенча шашка уенында хатын-кызлар арасында беренче урынга Галия Вагыйзова чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Луиза Нуриева һәм Надежда Үтәбаева бүлеште.
Шахмат уенында беренче урын Валерий Дәүләтбердинга бирелде. Икенче урында – Рөстәм Нуриев, өченче урында – Кузьма Иванов. Барлык җиңүчеләргә дә спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясенең Мактау грамоталары һәм медальләре тапшырылды.
Фәридә Гайнетдинова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев