Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаһиәхмәд хәзрәт кем ул?

Мөселман җәмәгатьчелеге унтугызынчы гасыр башында районыбызның Симәк авылында имамлык һәм мөгаллимлек иткән, дини китаплар язып калдырган галим Шаһиәхмәд хәзрәтнең тормыш юлы белән кызыксына башлады. 

Күренекле галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” дип аталган дүрт томлыгының (1904-1909нчы еллар дәвамында нәшер ителгән басмалар татар теленә тәрҗемә ителеп, 2009 елда басылып чыкты) беренче томында 192нче сан астындагы “Шаһиәхмәд бине Рәфыйк бине Габделмөэмин бине Хөсәен әс-Симәки” дигән бүлегендә ислам динен таратуга зур өлеш керткән әлеге шәхес турында шактый мәгълүматлар бирелә.
Шаһиәхмәд хәзрәт чыгышы белән Вятка губернасы Салавыч авылыннан булган. Алар гаиләләре белән Минзәлә өязенә күчеп килгән. Шаһиәхмәд хәзрәт башта – Минзәлә өязе Такта Алачык авылында, аннары Симәктә имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкара. 
Шаһиәхмәд хәзрәтнең Симәк авылына килеп чыгуы очраклы гына булмый. Бохарага барып, күренекле мөгаллимнәрдән гыйлем алган хәзрәт Такта Алачык авылында Габдеррәшид исемле бай сәүдәгәр тоткан мәдрәсәдә укыта. Биредә шартлар яхшы була: читтән килеп укучыларга тору урыны бирелә, шәкертләр бушлай туклана. Шәкертләрнең күплеген Такта Алачыкның мөселман авылларының үзәге булуында дип уйлый ул. Һәм “монда кем булса да дәрес әйтергә мөмкин. Хәлбуки минем морадым надан халык арасында дин вә шәригать тарату иде, монда торып хезмәт итмәк минем хезмәтемнән хисапланмас. Шуның өчен миңа башка бер гаять наданлыкта калган вә фәкыйрь мөселманнарны күрсәтегез, мин исә алар арасына барачакмын” дип белдерә.
Шаһиәхмәд хәзрәтне ул елларда Минзәлә өязендә иң хәерче (беренче дәрәҗәдә зәгыйфь) авыллардан саналган Симәккә билгелиләр. Ни гаҗәп, ул Симәккә килгәннән соң шәкертләре һәм гыйлем эстәргә теләүче башка егетләр аның артыннан шушы төбәккә агыла башлый. Вятка, Уфа, Самара губерналарыннан, Оренбург якларыннан, күрше-тирә авыллардан килеп, ислам дине нигезләрен өйрәнәләр, хәзрәт тирәсенә тупланалар. Шаһиәхмәд хәзрәтнең халыкны хак юлга бастырудагы тырышлыгы нәтиҗәсендә Симәк авылының даны тирә-юньгә тарала. Авыл, мескенлегеннән чыгып, “гыйлем йорты”на тиң урынга әйләнә, гөрләп тора. 
Шаһиәхмәд хәзрәт турында фазыйль Мәрҗани мондый юллар язып калдырган: “Күп фәннәрне өйрәнеп, гарәп теле гыйлемнәрендә белеме камил иде, зиһене үткен булу белән әтрафларында булган галимнәрнең мәшһүрләреннән иде. Яхшы исеме һәм макталуы һаман телләрдә йөри. Гүзәл әсәрләре бар”, – дигән.
Районыбызның аксакаллар шурасы рәисе Расыйх хәзрәт Каюмов әнә шундый мөхтәрәм галимнең ислам кануннары, фикх турындагы китапларын (рәсемдә) өйрәнү һәм аларны татар телендә бастырып чыгару мәсьәләсе белән Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәтендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында булып, галимнәр белән сөйләшүләр алып барган. Бүгенге көндә тарихчы галимнәр бу юнәлештә эш башлап җибәргән.  
– Дин өлкәсендә Симәк авылын шундый бөеклеккә күтәргән, җирлек өчен, районыбыз өчен бик күп тырыш хезмәт куйган борынгы галимебезнең китапларын бастырып, аның турында күбрәк мәгълүмат туплап, халыкка таратырга иде. Районда Шаһиәхмәд хәзрәткә багышланган конференция үткәрү планы да бар, – ди Расыйх хәзрәт.
Шаһиәхмәд хәзрәт бик яшьли – 50 яшендә (1837 елда) вафат була, Симәк авылында җирләнә. Аның Нуреддин исемле улы калуы билгеле. Шаһиәхмәд хәзрәтнең нәсел дәвамчылары да хак динебезгә хезмәт итү юлында. Җиденче буын вәкилләре булган Мулланур һәм Мансур хәзрәт Харисовлар озак еллар имам-хатыйп вазыйфасын башкаралар. Аларның әниләре Сания апа – 2007 елдан бирле Симәк авылында абыстай.

Әлфинур Ногманова.

Мансур Харисов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев