Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезгә 2017 ел нәрсәсе белән истәлекле булды?

2017ел да төгәлләнеп килә. Һәркем бу чорда, ел дәвамында башкарган эшләрен барлап, анализ ясый, киләсе елга бурыч-максатлар билгели. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмәбез дә ел дәвамында башкарылганнар турында булыр.

- Рамил Хәмзович, 2017 ел нәрсәсе белән истәлекле булды? Ел вакыйгасы дип әйтерлек иң зур чара мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсенең Мөслимдә үтүе булгандыр, мөгаен?

- Президентыбызның мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсен Мөслимдә үткәрергә тәкъдим итүе гаҗәп түгел. Аның бит темасы да тәрбия һәм милли мәгариф мәсьәләләре белән бәйле иде. Республикада милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында Мөслим - беренче урында. Иң яхшы 100 авыл мәктәбе арасында Мөслим мәктәпләре дә бар. Балалар бакчалары арасында Мөслимдәге "Карлыгач" бакчасы иң яхшы белем бирү оешмасы булып танылды. Әйе, Мөслимнең бу дәрәҗәдә масштаблы чара үткәргәне юк иде әле. Мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе кысаларында җирлегебез атна дәвамында 10 мең кеше кабул итте. Республика киңәшмәсенә бөтен район белән әзерләнсәк тә, мәгариф хезмәткәрләренең хезмәте аеруча зур булды. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр, җәй дәвамында ялларын да кызганмыйча, төзелеш-ремонт эшләрендә, төзекләндерү, яшелләндерү буенча өмәләрдә катнашты. Без мәгариф хезмәткәрләренең һәркайсына рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүген мәгариф үсешен тәэмин итү, балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы биналарыбыз бар. Җирлегебезгә бүген республика районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Республиканың төрле җирлекләреннән, шул исәптән башкаладан килгән кунаклар Мөслимебезнең матурлыгына, төзеклегенә соклануын белдерә.

- 2017 ел Мөслимдә Авыл хуҗалыгы елы дип игълан ителгән иде. Исем җисемгә тәңгәл килдеме?

- Елны игълан итү генә түгел, алга зур бурычлар куеп, йөкләмәләр алып, аларны үтәп чыгу да кирәк бит әле. Сөенеп әйтә алабыз: тармакта шактый уңай үзгәрешләр күзәтелде. Гомумән алганда, ел дәвамында 2,3 млрд сумлык тулай продукция җитештерелде. Бу узган елгы күрсәткечтән 800 млн сумга (10 айлык күрсәткеч бу) артыграк, дигән сүз. Ашлыкка бәяләрнең түбән булуына карамастан, шундый күрсәткечләргә ирешә алдык. Бөртекле культураларның гектар уңышы уртача 30 центнер тәшкил итте. Ашлыкның тулай җыемы 156 мең тоннага җитте. Узган ел чагыштырмасында үсеш - 53 мең тонна, ягъни 40 процент.

"Намус" агрофирмасының эшли башлавы авыл хуҗалыгы тармагына яңа сулыш өрде, дияр идем. Агрофирма өр-яңа техника белән яңа технологияләр кулланып эшли. Ташландык җирләрне эшкәртеп, югары табышлы культуралар үстерүгә йөз тоткан агрофирма 260 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алды һәм гектар уңышы буенча республикада икенче урынга чыкты.

"Туган як" агрофирмасы уңышлы эшләвен дәвам итә. Агрофирма быел гомуми бәясе 160 млн сумнан артык булган яңа техника сатып алды, терлек торакларына капиталь ремонт үткәрде. "Исламов", "Авзалов", "Нуретдинов", "Әюпов" фермер хуҗалыклары да ел дәвамында матур күрсәткечләргә иреште. Россиядә яхшы билгеле булган "Агромастер" компаниясе бүген чит төбәкләр белән дә хезмәттәшлек итә.

Игенчелектә заманча технологияләр дә кертелде. Быел без "Аmity", "Бионоватик" компанияләре белән хезмәттәшлек иттек. Нәтиҗәдә 33 мең гектар мәйданда игеннәр һәм шикәр чөгендере биологик препаратлар белән эшкәртелде. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге мәйданнарда гектар биреме 9-10 центнерга артыграк булды. Хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

- Фермерларыбыз продукция җитештереп кенә калмый, аны эшкәртү ысулларын да өйрәнә бит әле...

- Әйе, моңа кадәр җирлегебездә Мөслим коры сөт заводы гына эшли иде. Күптән түгел Тойгелде авыл җирлегендә дә сөт эшкәртү заводы ачылды. Фаит Шәйморзин төзеткән әлеге заводта бүген ак май, катык, кефир кебек сөт продуктлары әзерләнә. Кошчы фермерларыбыз бик актив. Ит җитештерүнең күләмле өлеше кошчылыкка туры килә. Ирек Хәмәдәшинның сугым цехы кош-корт эшкәртүгә корылган. Дамир Шәңгәрәев фермер хуҗалыгы гриппка каршы вакцина җитештерүче "ФОРТ" компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Гриппка каршы вакцина ясау өчен кулланылучы чималның 50 проценты Мөслимдә җитештерелә. Быел әлеге вакцина Мөслим хастаханәсенә дә кайтты.

Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да җиңел булмады. Бу тармакта хезмәт куючы егет-кызларның мин һәркайсына рәхмәтле. Эшләре ничек кенә авыр булмасын, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зарланганы юк, табыш алуның яңа ысулларын эзлиләр, үсешкә йөз тоталар.

- Республикада 2017 ел Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителгән иде. Экология, табигатьне саклау юнәлешендә җирлегебездә ел саен күләмле эшләр башкарыла...

- Бу юнәлештә эшләр Мөслимдә инде берничә ел дәвам итә. Җирлегебездә ел саен бер парк яки сквер кулланылышка тапшырыла. Быел "Мөслим йөрәге" һәм Тукай скверларын ясадык. Соңгысын, Тукай әсәрләренә бәйләп, "Печән базары" дип йөртүчеләр дә бар. Быел "Кояшлы Ык" ял зонасының икенче чиратын да кулланышка тапшырдык. Сквер-паркларны төзүдә дә халыкның, оешма-предприятие коллективларының хезмәте зур. Гомумән, җирлегебездә төзелеш-ремонт эшләре күмәк көч белән башкарыла һәм өмәләрдә актив катнашканы өчен райондашларыбызга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бүген инде әлеге иҗтимагый киңлекләрне куллану даирәсен киңәйтү турында сүз бара. Спорт бәйгеләрен, мәдәни чараларны хәзер нигездә табигать кочагында - парк-скверларда үткәрергә тырышабыз һәм халык әлеге инициативаны хуплый. Бүген туйларны, гаилә бәйрәмнәрен дә парк-скверларда үткәрүчеләр бар. Җирлегебезне яшелләндерү максатында район үзәгендә һәм авылларда ... агач утыртылды. Төзекләндерү-яшелләндерү эшләре район үзәгендә генә түгел, авылларда да бара. Район буенча 33 паркка нигез салынды. Парк-скверлар булдыру эше алга таба да дәвам итәчәк. Махсус билгеләнгән урыннарны гына түгел, бүген, гомумән, яшәгән җиребезне, әйләнә-тирәбезне уңайлы итү өстендә эш алып барабыз. Халык иминлеге проекты нигезендә Мөслимдәге күпфатирлы йортлар ишегалларына һәм җәмәгать урыннарына 160 видеокамера урнаштырылды.

- Соңгы елларда юллар төзү, ремонтлау буенча да нәтиҗәле эш алып барыла. Шушы юнәлештәге эшчәнлеккә дә тукталсагыз иде.

- Ел саен юллар төзелеше һәм ремонты өчен федераль һәм республика бюджетыннан ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш соңгы дүрт елда үзара салым акчасының да күп өлеше авылларда юлларны ремонтлау өчен файдаланыла. Бер сан гына китерәм: 2017 елда республика буенча юллар төзелеше өчен 20 млрд сум акча тотылды һәм шуның 600 млн сумы Мөслим районына туры килә! Бу бик зур сумма! Тик юл төзү бик кыйммәт: бүген 1 километр юл салу өчен 20 млн сум акча тотыла. Шуңа карамастан, юллар торышын яхшырту буенча күләмле эш башкарылды. Берничә ел элек Симәк авыл җирлегендәге Торыш авылына язгы-көзге вакытта кереп булмый иде. Быел биредә 6 км 205 метр озынлыгында асфальт юл ясалды. Мөслим-Актаныш, Мөслим-Яр Чаллы юнәлешләрендә юлларда капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Симәк-Иске Сәет юнәлешендә 11,7 км озынлыгында ясалган юл да җирлек халкы өчен зур куаныч булды. Мөслимгә әйләнеч юлда эш башланды. Мөслимдәге Тукай, Колхоз урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерә алдык. Кооператив, Вахитов, Октябрь, Яшьләр, Ф. Рәшитов, Шашин, 1 Май урамнарында брусчатка түшәлде. Авылларда гравий түшәү хисабына юллар торышын яхшырта алдык. "Татавтодор" җәмгыятенең Мөслим участогы, "МОСТ" җәмгыяте, Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге - һәркайсы юллар торышын яхшыртуга үз өлешен кертте.

- Рамил Хәмзович, гомумән, җирлегебезне төзекләндерү юнәлешендә ел саен күләмле эш алып барыла. Социаль учреждениеләргә капиталь ремонт үткәрелә, шул ук вакытта яңа биналар да сафка баса.

- Әйе, җирлегебезне төзекләндерү буенча быел, чыннан да, күләмле эш башкарылды. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе һәм Мөслим лицеенда капиталь ремонтны дәвам иттек. Мөслимдәге "Миләшкәй", "Ләйсән", "Кояшкай", Метрәй авылындагы "Ләйсән", Мәлләтамактагы "Куянкай" балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалды, биналар танымаслык булып үзгәрде. Республикада тиңе булмаган уникаль уку йорты - күптармаклы уку-укыту үзәген һәм эре шәһәрләр белән көнләшерлек мәктәптән тыш эшләр үзәген, капиталь ремонтлап, заманча җиһазлап сафка бастырдык. Моннан тыш мәктәпләрдә музейлар эшләнде. Быел ике мәһабәт бина төзеп кулланышка тапшырдык. Аларның берсе - күптән көтелгән универсаль спорт залы Президентыбыз ярдәме белән төзелде. Икенче төзелеш - Мөслимдәге Җәмигъ мәчетен иганәчеләребез ярдәме белән сафка бастырдык.

- Мөслимлеләр быел спорт, мәдәният өлкәләрендә дә зур уңышларга иреште бит әле. Сезнең тарафтан 2017 елның спорт һәм яшьләр елы дип игълан ителүе юкка булмаган, димәк?

- Бүген Мөслимнең үз спорткомплексы бар. Президент ярдәме белән сафка баскан әлеге бина ярты ел эчендә сафка басты. Хоккей корты төзедек. Көндез - балалар, кичен өлкәннәр спорт белән шөгыльләнә ала. Бассейн эшли, "Кояшлы Ык"та чаңгыда йөрергә була. Районда ...??? спорт мәйданчыгы төзелде. Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә бар! Шуңа дәлил: балаларыбыз быел, россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, чемпион исемен алып кайттылар. Спортта җиңүләребез районбыз өчен зур һәм истәлекле вакыйга булды.

Мәдәнияткә килсәк, бүген районда ... мәдәният йорты, ... китапханә, 4 фольклор ансамбле, 3 халык театры уңышлы эшли. Ел дәвамында район буенча 9 меңнән артык мәдәни чара үткәрелгән. Быел Республика көнендә 3D кинотеатр ачтык. Хәзер кинопрокатка яңа чыккан фильмнарны Мөслимдә дә карарга була! Мәдәният өлкәсенә генә дә республика бюджетыннан 25 млн ???сумнан артык финанс средстволары җәлеп ителде! "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Югары Табын, Баек авылларында мәдәният йортларында капиталь ремонт башкарылды. Метрәй һәм Әмәкәй авыл җирлекләрендә быел күпфункцияле үзәкләр ачылды. Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә, мәдәният хезмәткәрләренә активлыклары, Мөслимне дөньяга танытулары өчен рәхмәт! Төзекләндерү-ремонт эшләрендә җирлегебездә эшләүче төзелеш оешмаларының өлеше саллы булды. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасына, ... башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар төзегән, ремонтлаган объектлар җирлегебезне бизи.

- Рамил Хәмзович, социаль учреждениеләр генә түгел, бүген җирлегебездә һәр бина үзгәреш кичерә. Бизнес-структураларны, кибетләрне генә алыйк...

- Җирлегебездә кибетләр бик күп һәм аларның һәркайсы Мөслимнең үз йөзен булдыруга, төзекләндерүгә өлешен кертә. Мөслимдә реконструкция үтмәгән бер кибет тә калмады. Һәркайсы янында машина кую урыннары бар, территорияләре төзек, матур. Быел, мәсәлән, "Татнефть" ягулык салу станциясе ремонтланды. Эшмәкәрләребез моның белән генә чикләнми, иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Районда бүген һәрбер чара эшмәкәрләр ярдәме белән үткәрелә. Райондашларыбызның киң күңеллелегенә тагын бер дәлил - Мөслимдәге Җәмигъ мәчете тулысынча иганәчеләр ярдәме белән төзелде. Төзелешкә материаллар алу, су, җылылык кертү һ.б. эшләрдә оешма-предрприятиеләр белән бергә эшмәкәрләрнең дә ярдәме зур булды. Җирлегебездә хезмәт куючы эшмәкәрләргә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телим.

- Халыкны борчыган юллар торышы, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту мәсьәләләре дә чишелеш тапты кебек. Гомумән, районда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, яшәү өчен уңайлы мохит тудыру юнәлешендә күп эшләнә.

- Әйе, максатыбыз - һәр җирдә уңайлы инфраструктура һәм тиешле яшәү шартлары тудыру. Районда халык хуҗалыгының һәр тармагында күзәтелгән уңай үзгәрешләр, ирешелгән икътисадый казанышлар - шушы максатка эшләвебезнең ачык чагылышы. Төзелеш-реконструкция эшләре алып барабыз, юллар, парк-скверлар, уен һәм спорт мәйданчыклары төзелә. Моңа кадәр халыкны борчыган су, урамнарны яктырту проблемаларын да чишеп киләбез. Юллар торышын яхшырту өстендә эшлибез, урамнар якты, йортларга су кергән, район үзәгендә канализация челтәре эшләнде. Бүген халык йортлар сала башлаганчы ук яңа төзеләчәк урамнарга ут, су, газ кертү юнәлешендә эш алып барыла. Авылларда үзара салым акчасы хисабына урам утларын яңарта, юллар торышын яхшырта алдык. Электр һәм телефон һава линияләре җир асты кабельләренә алыштырыла, яңа линияләр төзелә, реконструкция үткәрелә. Телефон һәм кәрәзле элемтә хезмәтенең сыйфатын яхшырту юнәлешендә дә нәтиҗәле эш бара. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә эшләүче тармак хезмәтчәннәренә зур рәхмәтемне белдерәм.

- Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе буларак, узып баручы елда Мөслим авыл җирлеге Россиякүләм бәйгедә җиңү яулады. Бу Мөслим өчен быел иң зур тарихи вакыйгадыр, мөгаен.

- Әлеге бәйгедә соңгы елларда җирлегебездә күзәтелгән үсеш-үзгәрешләрне һәм алдынгы тәҗрибәне башкалар белән дә уртаклашу максатыннан катнаштык. Россиядә үткәрелүче "Иң яхшы муниципаль практика" конкурсында авыл җирлекләре арасында җиңү - безнең уртак эшебезгә бәя ул. Бу - кулга-кул тотынып, бергәләшеп эшләү, күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Төп максатыбыз - бүләк алу түгел, халыкның яшәү шартларын яхшырту. Әлеге җиңүдә җирлегебездә эшләүче һәр тармак, һәр учреждение, һәр кешенең хезмәте кергән. Үзең яшәгән территорияне җыештыру, чүпне тиешле урынына түгү, тирә-юнеңне яшелләндерү, гомумән, һәркемнең үз вазыйфаларын сыйфатлы итеп башкаруы нәтиҗәсе бу җиңү.

- Киләсе елга нинди максат-бурычлар куясыз, Рамил Хәмзович?

- Җирлегебездә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылып килә. Бүген һәр өлкәдә матур үзгәрешләр бар. Яшьләрне туган ягыбызда калдырыру турында уйларга кирәк. Яшь гаиләләр төзелергә, бәбиләр туарга тиеш. Моның өчен икътисади үсеш - яңа предприятиеләр булдырырга, яңа технологияләргә өстенлек бирергә, авыл хуҗалыгы үсешен тәэмин итәргә кирәк. Продукцияне җитештереп кенә калмыйча, чимал буларак куллану, эшкәртү турында да уйларга вакыт. Районга өстәмә инвестиция кертә алырлык яңа компанияләр җәлеп итәргә иде. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мөслимнең ишеге ачык. Яхшы җиребез, табигый байлыгыбыз, иң мөһиме - тырыш халкыбыз бар. Уртак хезмәтебез өчен райондашларыбызга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Киләсе ел тагын да уңышлырак булсын! Сәламәтлек, гаиләләребезгә - иминлек, ил-көннәргә тынычлык телим. Киләсе елларда да матур хезмәт куеп, телебезгә, милләтебезгә тугры булып, гражданлык активлыгын киметмичә, тотрыклылыкны тәэмин итеп, шушы җирлектә яшәргә насыйп булсын!

Әңгәмәдәш - Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев