Ә сез утыртасызмы?
Яз кояшы җылыта башлау белән уңган бакчачылар орлык чәчү хәстәренә кереште. Помидор-кыяр орлыкларын алдан әзерләнгән тартмаларга чәчеп тә куйды өлгер бакчачылар. Бөтен кеше дә әлеге эш белән мәшгульме? Ел уңышына әзерлек кемдә ничек башкарыла?
Рүзилә Байрханова,
Мөслим:
– Безнең теплицаларда эш гыйнвар аенда ук башланды. Кагыйдә буларак, орлыклар өч этапта чәчелә. Иртә чәчү вакыты 10 февральдән 10 мартка кадәр дәвам итә. Әлеге чорда теплицаларда татлы борыч, баклажан, помидор, иртә өлгерә торган кәбестә чәчелә. Мин һәр елны бу эшкә зур миссия итеп карыйм. Өйдәге үсентеләр тәрәзә төпләрендә, җылытылган верандаларда үсә. Кыярны 15 марттан соң чәчсәң, кулайрак була дип уйлыйм.
Әлфия Галиева,
Мөслим:
– Былтыр помидорны февраль башында ук чәчкән идем. Аңа карап иртә өлгермәде. Апрель башында чәчкән бер төрле сортым барыбер алар белән бергә җитеште. Бер елның май башында – үсентеләрне теплицага күчергәндә дә җиргә чәчеп карадым помидорны. Ай үсәсен көн үсеп, сабаклары юан булып, февральдә утыртканнарын “куып тоттылар”. Шуңа күрә хәзер помидорны иртә утыртырга тырышмыйм. Кыштан көзгә кадәр күпме интегәсең (аерып утырта башласаң, тәрәзә төбендә урыны җитми), помидор кызара башлаганда гына тансык була да, аннары ашаучы да юк. Хәзер кышка салат ясау да “мода”да түгел. Аптырап томат согы ясыйм, анысын да эчүче юк.
Мин помидор белән бергә петуния орлыкларын да чәчәм. Бик мәшәкатьле, вак эш булса да, җәй буе матур чәчәкләре белән куандыралар. Ихатага, капка төбенә ямь биреп, салкыннарга кадәр чәчәктә утырган петунияләрне сезгә дә утыртырга киңәш итәм.
Эльмира Хисамиева,
Мөслим:
– Әни белән икәүләп бөтен төр орлыкларны чәчүне апрельнең беренче декадасына кадәр төгәлләргә тырышабыз. Бу чорда һава җылына. Үсентеләр дә тизрәк үсеп китәләр. Гадәттә, башлы суган, кыяр-помидор, карбыз-кавын, брокколи үстерәбез. Җирне тиресле салам, башка органик матдәләр белән дә баетып торабыз, туры теплицага утыртабыз. 10 майдан соң ташкабак белән патиссон утыртабыз. Ел да мул уңыш җыеп алабыз.
Фәридә Фатыйхова,
Сал. Мухан:
– Көннәр язга авышу белән күпләр төрле яшелчә һәм чәчәк үсентеләре утырта башлый. Әмма мин үзем мондый эшләр белән шөгыльләнергә бер дә яратмыйм. Шулай да, вакыты җиткәч, помидор рассадасы да, чәчәкнеке дә табыла. Аллага шөкер, рассадалар үстерүче дусларым, күршеләрем байтак. Һәрберсе: “Миндә шул бар, миндә бу бар”, – дип чакыралар, кайчагында үзләре дә китереп бирәләр. Бирәм дигәннең битенә карама, дип җыя торгач, ел саен әллә ничә төрле помидор, борыч, кыяр, кәбестә утыртыла. Шуңа күрә бер елны да яшелчә утыртмыйча калганым юк. Төрле җирдән җыелгач, уңышны да мул бирәләр. Рәхмәт барысына да.
Лилия Сәлахова,
Мәлләтамак:
– Беркайчан да орлык чәчкәнем, нәрсәдер утыртканым, үстергәнем юк. Сатып алып ашау күпкә җиңелрәк, миңа калса. Җәй буе бакчада яту, чүп утау, сирәкләү кебек эшләр минем өчен түгел. Кайберәүләр күпфатирлы йортларда яшәп тә, йорт янындагы уч төбе кадәр җирдә дә нәрсәдер үстереп маташа. Бер бирелгән гомердә бакча тузанына, чүпкә күмелеп ятасым килми. Помидор-кыяр сезоны кергәч, аның бәясе дә бик очсыз була.
Мәдинә Кашапова,
Мөслим:
– Кибеттән орлык сатып алганым юк. Каядыр мәҗлескә, ашка баргач, “бигрәк тәмле сортлы яшелчә булган” дип ашаган помидор яисә кыярның орлыгын “урлап” алып кайтам да, шуларны чәчәм. Кемнән алып кайтам, алга таба яшелчәләрем шул исемне йөртә. Мин аны кәгазьгә “Мансур помидоры”, “Зәйтүнә кыяры” дип, хуҗасының исеме белән язып куям. Гел бер төрле генә орлык чәчәргә дә кушмыйлар бит әле. Орлыкны алыштырып торырга кирәк.
Илнар Сәйфуллин,
Метрәй:
– Бу эшкә күңел яту да кирәктер. Бакчаларын гөл чүлмәге кебек чиста тоткан, күпләп әйбер үстергән кешеләргә карап сокланам. Минем тормыш иптәшемнең андый эшләргә хирыслыгы юк. Эштән арып кайткач, бакча кайгысы да калмыйдыр. Яшелчә, җиләк-җимеш белән ике якның әти-әнисе тәэмин итеп тора. Без дә җае туры килгәндә бакча эшләрендә булышкалыйбыз.
Менә шулай, райондашларыбыз яшелчә, җиләк-җимеш үстерү турында төрле фикердә. Берәү бакча эшләрен яратып-тәмләп башкара. Икенчеләр үзләренең “призваниесен” гел башка нәрсәдә таба. “Эше барның – ашы бар” дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. “Тырышлыкның иң зур дошманы – ялкаулык” дигәне дә бар бит әле.
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев