Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сез сайлауга барасызмы? (СОРАШТЫРУ)

Алда торган мөһим чара - 13 сентябрьдә узачак сайлаулар турында күп сөйләдек. Мөһим компания якынлашкан көннәрдә райондашларыбызның сайлауларга мөнәсәбәтен белү максаты белән сораштыру уздырдык. "Сез сайлауга барасызмы?" дигән сорауга менә нинди җаваплар ишеттек.

Рәмзия Әһлиева, пенсионер: "Сайлаулар - минем өчен бик мөһим чара. Халык үзе теләгән җитәкчелекне сайлап киләчәген билгели бит. Без, өлкән буын вәкилләре булсак та, киләчәккә зур хыяллар, өмет белән яшибез. Сайлауларның гадел һәм халык өчен файдала булуын теләп, райондашларыбызны уйлап тавыш бирергә чакырам".

Фоат Садриев, ТР Халык язучысы: "Сайлауларга, һичшиксез, барачакбыз. Башкача мөмкин дә түгел. Бу - безнең Россия алдында үзебезнең кем икәнлегебезне күрсәтү форсаты да. Булачак Президент өчен тавыш бирәчәгебезне искә алып, шунысын да әйтергә кирәк: сайлау нәтиҗәләреннән чыгып, "президент" исемен калдыру мөмкин булачак. Татарстан дөнья күләмендә танылган, югары абруй казанган икән, без аны саклап калырга һәм тагын да күтәрергә тиеш".

Илдар Исмәгыйлев, төзүче: "Тормышыбыз яхшы булсын өчен республикабыз һәм аның халкы турында кайгыртучы башлык, эшлекле депутатлар кирәк. Сайлауларга бармыйм дигән кешеләр турында ишеткәнем бар, ләкин аларның фикерен хупламыйм. Без бармасак, кем сайлар да, кем фикеренә колак салырлар? Барырга кирәк!"

Регина Вахитова, савымчы: "Гадәттә сайлаулар март аенда үтте. Ул чорда авыл кешесенең артык мәшәкате юк иде кебек. Соңгы елларда сайлаулар сентябрь аена күчерелде. Авыл хуҗалыгы өчен бу - эшнең иң кызу чагы. Сала халкының да ихатасында мәшәкате чиктән ашкан. Шуңа да карамастан, кырык эшне кырык якка ташлап, сайлауларга барабыз. Чөнки безнең киләчәгебез нәкъ шул көнне хәл ителә".

Равил Имамов, студент: "Сайлауларда инде икенче тапкыр катнашам. Бармау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әлеге мөһим чарада яшьләрнең дә катнашуы сөендерә. Димәк, безнең дә фикер мөһим. Сайлаулардан соң да бүгенгедәй яхшы булсын, дип телим".

Альберт Смелов, нефтьче: "Мин Мөслимнән читтә эшлим. Мөслим яшәрә, матурлана. Аның белән бергә халкы да матур яшәргә омтыла. Сайлаулардан соң бар нәрсә яхшы якка үзгәрсен, дип телибез. Шуңа күрә дә ".

Лилия Садриева, шагыйрә, үзәк китапханә директоры: "Сайлауларга бару һәр кешенең ил алдында торган олы бурычы, дип саныйм. Дөньяларыбызның тыныч, имин булуы турыдан-туры җитәкчеләрнең хезмәтенә бәйле. Шулай булгач, сайлауларга барып үз тавышыңны бирү һәркем өчен мөһим. Мин үзем бу чараны бәйрәмгә әзерләнгәндәй көтеп алам".

Әлфия Каржавкина, укытучы: "Сайлауга, әлбәттә, барам. Беркайчан да калдырганым юк. Укытучы буларак үсеп килүче буынга да бу чараның ни дәрәҗәдә зур әһәмияткә икәнлеген аңлатырга тырышам. Иң мөһиме сайлаудан соң да җитәкчелекнең рухи кыйммәтләргә, гореф-гадәтләргә, авылларны үстерүгә мөнәсәбәте үзгәрмәсен".

Сораштыруны Алеся Латыйпова уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев