Реклама
Яңалыклар
Районның мактаулы гражданнары арта
Кичә дүртенче чакырылыш район Советының IX сессиясе үтте.
Сессиянең көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә Мөслим районының мактаулы гражданины исемен бирү турында иде. Район башлыгы әлеге исемгә лаеклы кандидатларны тәкъдим итте.
Беренче кандидат – “Август” компаниясенең генераль директоры Александр Усков.
– Җиде-сигез ел элек районда “Вамин” җәмгыяте, “Мөслим” агрофирмасы банкротлыкка чыгуга бәйле ташландык җирләр күп иде. Алай гына да түгел, әлеге хуҗалыкларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик кечкенә, анысы да вакытында түләнмәгән. Берничә ел элек, төзекләндерелгән Мөслимне күргәч, Александр Михайлович: “Безнең бурыч – авыл хуҗалыгын да Мөслим кебек төзек итү”, – диде. Максатка ирештек кебек. “Август” компаниясе җирлегебезгә зур күләмдә инвестицияләр кертте. Бүген Мөслим басуларында куәтле заманча техника эшли, роботлаштырылган терлекчелек комплексы сафка басты.
“Мөслим районының мактаулы гражданины” исеменә лаек икенче кандидат – ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман. “Наталья Львовна – Мөслимне төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Ул районга республиканың күп ресурсларын җәлеп итәргә булышты. Аның ярдәме белән “Кояшлы Ык” ял зонасы, “Курай”, Пушкин парклары сафка басты.
Мактаулы исемгә лаек өченче кандидат – “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев. Ул район электр челтәрләренә реконструкция ясарга ярдәм итте, һава электр линияләре җир асты линияләренә алыштырылды. Илшат Фәрдиев – озак еллар эшкәртелмәгән авыл хуҗалыгы җирләрен кулланылышка кертергә ярдәм итүчеләрнең берсе. Аның ярдәме белән районга 700 млн сумга якын инвестиция кертелде. Илшат Фәрдиев – “Намус” агрофирмасының инвесторы. Район Советы депутатлары, өч кандидатураны да хуплап, сессия карары белән өч кешегә дә “Мөслим районының мактаулы гражданины” исеме бирелде.
Сессия эшендә Мөслим районында муниципаль хезмәтләр реестрын алып бару тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында мәсьәлә дә каралды. Реестрны алып бару Мөслим районы муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль хезмәтен исәпкә алу өчен кирәк.
“2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар кеременә салымнан ТР Мөслим муниципаль районы бюджетына бүленгән суммаларның өстәмә нормативы белән алыштыруны килешү турында” мәсьәләсе буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Наилә Бубекова чыгыш ясады.
Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеровның чыгышы Мөслим районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең бер өлешен Мөслим районы җирле үзидарә органнарына тапшыруы турында иде. Депутатлар әлеге мәсьәләне дә хуплады. Алга таба җир эшләрен башкаруга ордер бирү һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыруны килешү буенча муниципаль хезмәтләрне район Башкарма комитеты башкарачак.
Сессия эшендә район Советының моңа кадәр кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертү буенча мәсьәләләр дә каралды. Һәр мәсьәлә буенча карарлар бертавыштан кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев