Реклама
Яңалыклар
Сентябрьдә чәчәк түтәлләре
Кашкарый, космея, циния, бәрхет гөл һәм сентябрь аенда бакчаны бизәп торган башка берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыярга һәм сакларга кирәк.
Суганчалы үсемлекләр утырту
Сентябрь язын һәм җәйнең беренче яртысында чәчәк ата торган суганчалы үсемлекләр утырту өчен яхшы чор. Алар өчен алдан ук кояшлы урында түтәлләр әзерләгез. Аның туфрагы яхшылап йомшартылган һәм ашламалар кертелгән булырга тиеш. Шуннан соң суганчаларны утыртыгыз. Шуны исегездә тотыгыз: суганчалы үсемлекләрнең үсеп җәелеп китә торган гадәте бар. Шуңа күрә һәркайсына запас урын калдырыгыз.
Күпьеллык чәчәкләрне бүлү һәм күчереп утырту
Сентябрьнең беренче яртысында күпьеллык чәчәкләрне ишәйтү белән шөгыльләнегез. Моның өчен берничә ел үскән куакны җирдән казып алыгыз һәм тамыр-сабакларын, яңадан үсеп китә торган бөре һәр кисәктә калырлык итеп, өлешләргә бүлегез һәм яңа урынга утыртыгыз. Беренче елны алар чәчәк атмаска да мөмкин һәм чәчәк түтәлен шуны исәпкә алып планлаштырыгыз.
Берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыю
Кашкарый, космея, циния, бәрхет гөл һәм сентябрь аенда бакчаны бизәп торган башка берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыярга һәм сакларга кирәк. Бу язын акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме, орлыкларны җыеп кына калмыйча, яхшылап киптерергә, кәгазь пакетларга салырга, кайсында нинди чәчәк саклануын язарга һәм язга кадәр югалтмаска кирәк.
Чәчәк түтәлләрен чистарту һәм мүлчәләү
Салкын һәм яңгырлы көннәр башланыр алдыннан чәчәк түтәлләрен тагын бер тапкыр утарга кирәк. Саргайган һәм кипкән күпьеллык чәчәкләрне кисегез, декоративларын исә тагын берникадәр вакытка калдырыгыз. Чәчәк түтәлендәге туфракка 5-8 сантиметр калынлыгында мүлчә җәегез. Бу чәчәкләрне салкыннар һәм корткычлардан саклаячак.
Көзге ашламалар кертү
Башка үсемлекләр кебек үк, көзен күпьеллык чәчәкләр дә калий, фосфор һәм магнийга мохтаҗ. Чәчәк түтәлен тукландыру өчен ашламаларны ике тапкыр – сентябрь һәм октябрь башында кертергә кирәк. 10 литр суга 25 грамм суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калимагнезия һәм 2,5 грамм бор кислотасы кушып ясалган эремә яхшы вариант булачак.
Суганча бүлбеләрен казып алу һәм саклау
Канна, дәлия, гладиолус, карабодай гөле һәм безнең киңлекләрдә кышламый торган башка суганчалы үсемлекләрне, чәчәк атып бетергәч һәм яфраклары корыганнан соң, казып алырга кирәк. Моны коры көнне эшләү зарур. Суганча һәм бүлбеләрне шунда ук сортларга аералар, марганцовка белән авыруларга каршы эшкәртәләр, базга яки суыткычка саклауга куялар.
Лианаларны кисү
Бүген һәр участокта диярлек клематис, каприфоль зелпесе һ.б. үрмәле үсемлекләрне очратырга мөмкин. Көзен аларны төрләренә карап кисәргә яки терәкләрдән алып капларга кирәк. Терәкләрдә кыш чыга торган талымсыз лианалар да бар, әлбәттә. Әмма алар әллә ни күп түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев