Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясендә семинар узды

Мөслим гимназиясендә "Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кую шартларында укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыруга системалы якын килү" исемле семинар үтте. 

Чарада районыбызның мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, мәгариф идарәсе белгечләре, Минзәлә педагогия көллияте, Яр Чаллы мәктәпләреннән килгән кунаклар катнашты. 

Мәктәпнең методик берләшмәләре укучыларның проект эшләреннән күргәзмә әзерләгәннәр. Гимназия мөгаллимнәре дәресләрдә функциональ грамоталылыкны үстерүнең кызыклы ысулларын тәкъдим иттеләр, мастер-классларда укытучылар үзләренең педагогик осталыгын һәм белемен чарлады. Шулай ук укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекнең актив формалары күрсәтелде. 

Эшлекле очрашу "Функциональ олимпны яулап алу" исемле уен белән дәвам итте. Семинар кунаклары функциональ грамоталылыкны тикшерү өчен гимназия укытучылары әзерләгән биремнәрне үтәделәр. Директор урынбасары Лилиана Миннегалиева мәктәп коллективының бу юнәлештә башкарган эшләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев