Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Сарман районында башлангыч сыйныф укучылары арасында «Беренче адымнар» исемле фәнни-гамәли конференция узды

Унынчы ел рәттән оештырылучы чарада Мөслим, Сарман, Актаныш районнары, Җәлил бистәсе укучылары проект эшләре белән чыгыш ясады

Зур чарада Мөслим гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары - Ралия Сәлахова, Азалия Бәширова, Раяна Идиятуллина да катнашты. "Бөек шәхесләрне өйрәнәбез" секциясендә балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатын өйрәнеп, Ралия Сәлахова җиңүче булды. 
"Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" секциясендә Азалия Бәширова гаилә фермалары турында сөйләп җиңү яулады.
"Бөек Җиңүгә - 80 ел" секциясендә Раяна Идиятуллина бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Кондратьев белән таныштырды һәм лауреат булды. 
Укучыларның фәнни җитәкчесе - сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Фәхертдинова.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев