Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санитар-экологик икеайлык Татарстанда 1 апрельдә башлана

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Узган ел ул үз-үзен изоляцияләү чоры белән туры килде, шуңа күрә катнашучылар саны рекордлы түбән иде. Быел экоактивистлар саны күренекле чорлар күрсәткеченә кадәр торгызылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"2020 елда санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык булган штрафлар салынды, бу 2019 елга караганда дүрт тапкыр кимрәк. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, барлык планлы тикшерүләр дә бетерелде. Күзәтчелек чаралары бары тик халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаучы фактлар буенча гына гамәлгә ашырылды",-дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Мөлекова.
2020 елда үз-үзеңне изоляцияләү режимы аркасында Татарстан халкы массакүләм өмәләрдә катнашмады. Икеайлык коммунальчылар, юлчылар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Узган елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.
ТР Экология министрлыгы белгечләре республика халкын быел территорияләрне җыештырырга чакыра. Иң активларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. «ЭКОяз-2021» акциясенә йомгак июнь башында ясалачак. Традиция буенча республикада иң яхшы экосемь, экопредприятие, балалар бакчасы, мәктәп һәм ишегалды сайлаячаклар.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/24-03-2021/sanitarno-ekologicheskiy-dvuhmesyachnik-nachnetsya-v-tatarstane-1-aprelya-5814853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев