Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Салпы бегония

Райондашыбыз Чулпан Хәйруллина салпы (асылмалы) бегонияләр үстерә башлаган

Матурлыклары һәм декоратив үзлекләре белән игътибарны җәлеп итүче әлеге гаҗәеп матур бакча гүзәлләре – безнең як бакчачылары өчен ятрак үсемлек. Гади бегонияләр чәчәк үстерүчеләрнең тәрәзә төпләрен бизәсә, асылма ботаклы ампель сортлар терраса, балкон, ишек төпләрен, офис, йорт интерьерын төрле төстәге нәфис чәчәкләргә күмә.

Асылмалы бегониянең ватаны – Мексика. Бу исемне аңа XVII гасырда Гаитидагы француз губернаторы Микеланджело Бегони хөрмәтенә биргәннәр. Бегониянең беренче гибридлары 1800 елларда барлыкка килгән. Шул чорда ук ампель бегониянең беренче сортларын да китереп чыгарганнар.

Салпы бегонияләр яфраклары һәм чәчәкләренең күптөрлелеге белән генә түгел, формалары белән дә таң калдыра. Аның озын, сыгылмалы ботаклары 60 сантиметрга кадәр җитә. 0,5 метр диаметрлы шарчыкларны чүлмәкләрдә, асылма конструкцияләрдә үстерергә була.

– Сортлы ботакны яз көне сатып алган идем. Бераз үскәч, бегонияләр өчен әзерләнгән махсус балчык тутырып, төп чүлмәккә күчердем. Үстереп карар өчен “Беллекония” сортының ак, кызыл, кызгылт-сары төстә чәчәк ата торганын алдым. Җәй буена катлы-катлы купшы чәчәкләре белән сөендерделәр. Тышта үскәч, азофоска һәм монокалий фосфат белән чиратлаштырып тукландырдым. Сентябрь урталарында өйгә керттем. Вегетатив ысул белән үрчетәм. Корневинга манып, дымлы вермикулитта парник эффекты ясап тамыр җәйдерәм. Мондый бегонияләрнең чәчәкләре гади бегонияләрнекенә караганда эрерәк. Миңа бик ошады, – ди Чулпан Алмазовна.

“Белина”, “Болливийская”, “Иллюминейшн”, “Шансон”, “Фанки Пинк”, “Голден бэлкони”, “Скарлет”, “Сэнсейшнл”, “Кокетка”, “Босоножка” кебек сортлар үзләренең ачык төстәге купшы эре чәчәкләре белән сөендерә.

Салпы бегонияләр нәзберек түгел. Артык чирләмәгәннәр дә. Күләгәдә дә үсәләр, туры кояш яратмыйлар, шулай да аларга якты урын кирәк. Өйнең көнчыгыш я көнбатышка караган ягында кинәнеп үсә. Көньякка караган якка утыртсагыз, тәрәзә буеннан ераккарак куярга кирәк.

– Безнең җирлектә өй шартларында бегонияләргә гадәттә яктылык җитми. Ботаклары сузылып үсмәсен, көчсезләнмәсен, яфраклары төсен җуймасын дисәң, чәчәкләр өчен махсус өстәмә яктырткычлар көйләргә туры килә. Көйсез булмасалар да, күпчелек бүлмә гөлләре кебек үк, бегонияләр дә коры һаваны яратмый. Өйдә кызу булганда, ара-тирә аларны юеш чүпрәк белән каплап тору файдалы, – ди Чулпан Хәйруллина.

Тышта салпы бегонияләргә әллә ни корткычлар да төшми икән. Шулай да иң күп зыян китерүчеләр - трипс һәм үрмәкүч акасы (паутинный клещ). Трипслардан инсектицидлар кулланырга кирәк. Үрмәкүч акасыннан саклану өчен, дымлы тирәлек булдырыгыз һәм зарарланган яфракларны җыеп алыгыз. Бу корткыч белән көрәшү өчен акарицидлар кулланыла.

Бегония язның беренче аенда – мартта йокыдан уянып, үсә башлый. Яфрак үстерсен өчен аны башта азотлы ашлама белән тукландыралар. Бераздан комплекслы ашламага күчәргә кирәк. Тышта үскәндә 2-3 тапкыр органика белән ашлау да җитә.

Тышта суны күп сипкәнне ярата. Өй шартларында туфракны кипкәч кенә дымландырырга кирәк. Шулай да корытырга ярамый. Тамырлары бик тиз кибәргә мөмкин. Гөлләрне җылыту приборлары һәм радиаторлар яныннан алыгыз.

– Салпы бегония үстерү – кызыклы, иҗади процесс. Һәрбер төп уникаль була. Уңышның сере – һәр сортның үзенчәлекле ихтыяҗларына игътибар итә белүдә, – ди Чулпан.

Фото – Ч.Хәйруллинаның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев