Салкыннар атна ахырына кадәр саклана
Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә
Шимбә көнне, 25 апрельдә, актив атмосфера фронтлары аркасында болытлы һава торышы урнашачак һәм урыны белән җепшек кар белән яңгырлар явачак. Көчле җил исүен 15-20 м/с дәвам итәчәк. Төн бераз җылырак – 1 дән 4 градуска кадәр, ә көн салкынрак, 3 дән 8 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбе, 26 апрельдә, төнлә урыны белән циклонның тыл өлеше тәэсирендә бераз явым-төшем булуы ихтимал. Көндез бераз яңгыр Татарстанның көнбатышында гына көтелә. Төнлә +2, -3 градуска кадәр суытачак, ә якты вакытта температура +9, +14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 27 һәм 28 апрельдә, республикада һава шартлары чираттагы көнбатыш циклоны тәэсирендә формалашачак. Атнаның беренче көнендә +12, +17 градуска кадәр җылыначак, әмма икенче көнне кабат +6, +11 градуска кадәр суыту булачак.
ТР Гидрометүзәге апрель ахырында Татарстанда уртача температура климатик нормадан өч градуска түбәнрәк булыр дип көтә. 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр республика буенча +8,5 градус, ә Казан буенча +9 градус тәшкил итә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев