Салауз-Мухан авылында төнлә шәхси йорт янган
Янгын мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.
Бүген төнлә 101нче янгын сагы номерына Мөслим районының Салауз-Мухан авылында Кооператив урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән.
Чакыруның буенча урынга 123нче янгын часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар килгәндә ут өйне тулысынча чолгап алган булган. 49 яшьлек ир-ат һәм 14 яшьлек малай янгыннан чыгып өлгергән. Аларның тәне пешкән. Икесен дә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.
Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, йорт конструкцияләрен сүтә башлаган. Йорт эчендә алар 48 яшьлек хатын-кыз мәетен тапканнар.
Янгын мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев