Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саклану чараларыннан баш тартмыйк

Мәскәү башлыгы Собянин Мәскәү байларын: “Коронавирусны Куршавельдән чемоданлап ташыдылар”, – дип юкка гына ачуланмады. Сәяхәтләр кылу, дөнья гизү – күңелле эш. Хәзер кеше Җир шарының бөтен почмагына барып җитә. Тик бу күңелле эшләрнең без белмәгән бик начар яклары барын күпләр уйламыйдыр да. Кешеләргә ияреп, чирләр дә сәяхәт итә бит.

Шулардан берсе – хәзер дә дөньяның котын алып торган “кара үләт чире” – чума. Үлем бөтен кешене дә тигез кыра: баймы, ярлымы, дәрәҗәлеме я кара халыкмы... Куршавельдә ял итүче миллиардермы, әллә тиенләп җыйган акчасына “яна торган” юллама алып, Төрек, Индокытай суларының комында кызынучы фәкыйрьме – чиргә, үлемгә барыбер. Чума чиреннән Рим императорлары Марк Аврелий һәм Клавдий II, Византия императоры Константин IХ Мономах, рәссам Андрей Рублев һәлак булганнар. Чуманың җирдә кайчан килеп чыкканын тәгаен генә әйтүче юк. Тарихларда чагылыш тапкан масштаблы беренче чума пандемиясе VI гасыр уртасында заманының иң куәтле дәүләте булган Византия империясендә башлана. Ул империя өстендә ярты гасыр буе котырына, күп кенә бай шәһәрләрне кырып бетерә, империяне һәлакәт чигенә китереп җиткерә.
Тагын да куркыныч чума пандемиясе Европада XIV гасыр уртасында башлана. Исән калганнар аны “кара үләт” дип атыйлар. Тарихчылар ачыклаганча, “кара үләт”, Кытай якларында туып, бу илнең кайбер шәһәрләрендә бары 10 процент кеше генә исән кала. Аннары Индия, Алтын Урда... Һәм, ниһаять, 1347 елларда Бөек Ефәк юлы буйлап үләт чире, кәрваннарга, затлы товарларга ияреп, Европага килеп җитә.
Самолетлар, поездлар, машиналар булмаган заманнарда халык ат, качыр, дөя, ишәк кебек хайваннар белән сәяхәт иткән. Кытайдан Европага кадәр юл берничә елга сузылган. Византиядәге вакыйгалардан соң VIII-IX гасыр үтүгә Европа халкы бу чирне бөтенләй оныткан була. Византия императоры исеме белән “Юстиниан чире” дип аталган чир турында бары куркыныч әкиятләрдә генә сөйләнгән. 1340 еллар башында Европада Көнчыгыш илләре турында шомлы хәбәрләр йөри башлый. Имеш, аларда әллә күктән гөберле бакалар ява, әллә шәһәрләргә күктән утлар каба. Интернет, радио, телевидение юк заманнарда өзек-өзек кенә хәбәрләр бик озак вакытлардан соң гына килеп җитә. Акрын атласа да, зур бәла, Европага да килеп җитеп, Европаның 60 процент халкын һәлак иткән кара үләт чире башлана.
Моннан соң да үләт чире әледән-әле кабатланып тора. 1771-1775 елларда ул Мәскәүдә бик күп корбаннар җыеп китә. 1910-1911 елларда Кытайда, Манчжуриядә, Ерак Көнчыгышта 100 мең кешенең гомерен алган соңгы үләт пандемиясе була. Бу юлы – чуманың 100 процент үлемгә китерүче, грипп кебек тарала торган үпкә формасы. Интернетта “Как российские врачи ценой своей жизни спасли китайцев от чумы в 1911 году” дигән язма бар. Укыгыз. Драматик медицина шулай булган ул. Профессор Заболотный җитәкчелегендәге рус врачлары чир белән генә түгел, аның белән көрәшүдә киртә булган кытай хөкүмәтенең, халкының наданлыгы белән дә көрәшкәннәр. Кабаттан үләт чиренә баш калкытырга форсат бирмәү өчен Фудзядзян шәһәрен тулысынча яндырып бетерергә, каберлекләрне актарып, мәетләрне кремацияләргә туры килә. Үпкә үләте чиреннән руслар отрядыннан 39 кеше – врачлар, шәфкать туташлары, санитарлар, кер юучылар һәм аларга кушылган бер француз врачы һәлак була. Врачларның чиксез батырлыгының бер генә мисалы. Студент-медик Беляев, чир йогып, төкрегендә кан күрүгә, бүлмәсенә ябылып (хәзергечә – самоизоляция), беркемне дә кертми. Үлеме алдыннан стенага: “Прошу после смерти уведомить мать и позаботиться о ней. Товарищи, прощайте!” – дип язып калдыра. Бу экспедициядән аның кәләше дә исән кайтмый. Алар җирдә кешелекнең иминлеге хакына үзләрен корбан иткәннәр.
Бу вакыйгалардан соң байтак еллар үткәч, 1960 елда Мәскәүдә чәчәк (черная оспа) эпидемиясе куркынычы туа. Бу юлы чирне Индиядән танылган рәссам Кокорин алып кайта. Ул учак өстендә яткан мәетнең киеменә генә кул тидереп ала. 1936 елдан СССРда әлеге куркыныч чир бөтенләй җиңелде, дип санала. Олырак яшьтәге кешеләрнең уң кулында терсәктән өстәрәк беленер-беленмәс кенә өч җәрәхәт эзе бар. Бу – чәчәктән прививкалар эзе. Мин аны куйганда ялтырап торган үткен ак әйбер белән беләгемне авырттырып кискәннәрен хәтерлим. Аның урыны башта авырта, аннан кутырлап, чыдап булмаслык кычыта, ул да беткәч, шушы җөй генә кала. Рәхмәт совет врачларына. Алар мине бик күп чирләрдән дәвалады, саклады.
Боткин больницасының белгечләре рәссамның үлеме сәбәпләрен ачыклый алмыйлар. Бары бер шәфкать туташы: “Кара оспа түгелме икән?” дип сорап куя да, аңа игътибар итмиләр. Мәетне тикшергән паталогоанатом Кокоринда чынлап та шушы чир булганын раслый. Менә шуннан СССРның бөтен җаваплы органнарының, врачларының тынычлыгы кача. Кокоринга бу чир каян килгән һәм ул кемнәрне буярга өлгергәнне ачыклый башлыйлар. Мәскәүне армия подразделениеләре чолгап ала. Шәһәргә бер транспорт чарасын да кертмиләр, чыгармыйлар. Кокорин белән контактта булган, аның белән контактка кергән кешеләр белән контактта булган һәм башкаларны СССР буйлап эзлиләр, табалар. Рәссамның, өенә туры кайтмыйча, бер көн буе Мәскәүдәге сөяркәсендә кунак булуы ачыклана. Сөяркәне, аңа рәссам алып кайткан бүләкләрне, сөяркә аларны тапшырган комиссион кибетләрне, ул товарларны алган кешеләрне, ул кешеләрнең контактта булган кешеләрен ачыклап, барысын карантинга утырталар, бүләкләрне юллап табып яндыралар. Кокорин белән контактта булган танышы утырган совет самолетын, Франциягә барган юлдан бүлеп, кире Мәскәүгә кайтаралар. Кокорин белән контактта булган бер танышының югары уку йортында укытуын ачыклап, институтның укытучыларын, студентларын, техник хезмәткәрләрен, аларның якыннарын карантинга утырталар. 1500 кеше каты изоляциядә, 7842 кеше “самоизоляция”дә утыра. Ундүрт көн карантиннан соң яңа авыручылар булмый.
Шушы вакыйгалардан соң совет хөкүмәте Мәскәү һәм башкала тирәсе халкын вакцинацияләргә һәм ревакцинацияләргә карар кыла. Башкалага Томскидан 10 млн доза вакцина китерелә. 3 мең 391 прививкалау кабинетларында халыкка 26 мең 963 врач хезмәт күрсәтә. 10 миллионга якын мәскәүлегә һәм Мәскәү яны халкына вакцина ясала. Медикларның 8 мең 522 бригадасы кешеләргә аларның эш урыннарында вакциналар ясый. Иң кыска арада дөньяда иң зур вакциналау кампаниясе шулай уздырыла.
Кокоринның ваемсызлыгы 45 кешенең яман чир белән авыруына, аның үзенең һәм тагын өч кешенең үлеменә, авыру белән көрәштә искиткеч зур матди чыгымнарга китерә. Моннан соң 1980 еллар азагына кадәр мәктәпләрдә бу чирдән мәҗбүри прививкалар ясала башлый.
Коронавирусның каян килеп кергәнен тәгаен генә белүче юк, ахры. Бер язмада бу чирнең 73 илдән кергән төрләре ачыкланды диелгән иде. Ничек булмасын, чир күпләп тарала башлаганчы япмагач, хәзер Мәскәүне бик тырышсаң да яба торган түгел. Ул, руслар әйтмешли, “проходной двор”га әйләнгән. Әллә зур илнең башкаласы, әллә “ночлежка”сы. Коронавирус турында ишетү белән миллионлаган кеше башкаладан тирә-юнь өлкәләргә чыгып качты. Нинди карантин яисә “самоизоляция” турында уйласыннар алар? Ә коронавирусның иң күп очрагын Мәскәү белән Питерда диделәр бит. Чир таратып йөриләр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Саклану чараларыннан баш тартмагыз! Таныш түгел кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз!
Разия Гыйлаҗина.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев