Реклама
Яңалыклар
Саклану чараларын күрик
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр вакытында, бер-берегездән социаль дистанцияне саклавыгызны сорый.
Хөрмәтле Сабантуй кунаклары! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр вакытында, бер-берегездән социаль дистанцияне саклавыгызны сорый. Сәламәтлегегезне саклау максатыннан, сулыш органнарына индивидуаль саклану чаралары – битлек (маска) кулланырга, кулларны антисептиклар белән зарарсызландырып торырга киңәш итәбез! 3 июльдә Бөтенроссия Сабантуе мәйданчыгында вакцинацияләүнең ике мобиль пункты эшләячәк. Исегезгә төшерәбез, вакцинацияне 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә узарга тиеш. Үзең белән паспорт һәм ОМС полисы булу мөһим! Вакцинация алдыннан медицина хезмәткәре прививка ясатучыга тикшерү үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев