Сакланганны саклар
Соңгы көннәрдә халык телендә “пневмония” сүзе еш телгә алына башлады. Җәй көне бу авыруның каян һәм ничек килеп чыгуы бик серле, әлбәттә. Тик табиблар моның коронавирус булуын инкарь итә. Бүгенге көндә җирлегебездә коронавирус белән авыруның ике генә очрагы теркәлгән.
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы өч көндә 37 кешегә пневмония диагнозы куелган, 8 кеше Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган. Өч райондашыбыз дәвалану өчен район хастаханәсенә салынган. Хастаханәнең терапия бүлегендә бүгенге көндә 70 кеше дәвалана.
– Райондашларыбыз соңгы арада бик күп авырый башлады. Пневмонияне (үпкә ялкынсынуын) бактерия яисә вирус китереп чыгара. Пневмония вакытында вирус тиз арада үпкәгә төшеп утыра һәм ялкынсыну процессы башлана, – ди район поликлиникасы табибы Илнар Шәмсетдинов.
Шәһәр хастаханәләрендә дә пневмония белән авыручылар саны шактый, дип хәбәр итә мәгълүмат чаралары. Җирлегебездә пневмония белән авыручыларның көн дә артуы хәвеф тудыра. Район хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташларының авырып китүләреннән дә хәбәрдар райондашларыбыз. Кайбер балалар бакчаларында эшләргә тәрбиячеләр җитмәве дә мәгълүм. Пневмониядән ничек сакланырга соң? Вирус булгач, авыруның кешедән кешегә йогу дәрәҗәсе дә зур бит!
– Пневмонияне дәвалауга караганда кисәтү күпкә нәтиҗәлерәк. Үпкә ялкынсынуы еш кына үлем белән тәмамлана. Йогышлы авырудан саклану өчен кулларны сабын белән еш юып тору зарур. Урамга чыгып кергән саен кулларны дезинфекцияләү кирәклеген онытмагыз! Пневмонияне сулыш органнарындагы симптомнар һәм рентгенологик тикшерү нигезендә ачыклыйбыз. Беренче билгеләре – югары температура, хәлсезлек, тән сызлау. Бу симптомнар 10-15 көн дәвам итәргә мөмкин. Авыруның беренче билгеләре булганда ук табиб ярдәме кирәк. Эшкә барудан тыелып торыгыз. Шуны онытмагыз: авыру сездән башкаларга күчеп, тиз арада бик күпләрне зарарларга мөмкин, – ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.
Пневмония төрле яшьтәге кешеләрне зарарлый. Үпкәләрнең сыеклык белән тулуы нәтиҗәсендә сулыш алу авырая (һава җитми, тын кысыла башлый), бизгәк барлыкка килә, күкрәк туры авырта, ютәл төшә. Вирус, бактерияләр, гөмбәчекләр һәм төрле паразитлар “ярдәме” белән барлыкка килә ул. Диагнозны төгәл кую өчен авыруга рентгенография үткәрү кирәк. Дәвалану температураны төшерә торган дарулар, антибиотиклар, ютәл дарулары ярдәмендә башкарыла, ди табиблар.
Пневмония авыруының ни сәбәпле арта баруын табиблар төгәл аңлата алмый. Көненә 10-12 кешегә әлеге диагноз куела. Бүгенге көндә 75 райондашыбыз пневмониядән өй шартларында дәвалана. Бу авыру элек тә бар иде, ләкин бу дәрәҗәдә үсеш алмаган, кискен формалары күзәтелмәгән. Вируслы пневмониягә китерүче сәбәпләр дип белгечләр иммунитет какшавын, салкын тию, стресска дучар булу, тәмәке тартуны атый. Температурагыз күтәрелсә, төчкерсәгез, тын кысылуы күзәтелсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Район санитар-эпидемиологик комиссия рәисе Марина Бәдретдинова вируслы пневмониядән саклану өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәү, саф һавада күбрәк булу, спорт белән шөгыльләнү зарурлыгын да искәртә.
– Хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратучылар, мөрәҗәгать итүчеләр күп. Вируслы пневмония тиз тарала. Авыруның өенә баргач, беренче чиратта махсус приборлар ярдәмендә чирләүче кешенең канындагы кислород күләмен үлчибез. Сулыш алу ешлыгын, кан басымын тикшерәбез, – диләр табиблар.
Хастаханәгә, кибетләргә, гомумән, кеше күп була торган урыннарга маска-перчаткадан йөрергә кирәклегенә күпләр көлеп карый. Янәсе, авыруга ышанмыйлар. Шаярырга ярамый! Авыру йогышлы булуы белән куркыныч.
– Авыр хәлдәге берничә райондашыбыз шәһәр хастаханәләрендә дәвалана.Коронавирусның икенче дулкыны якынлаша, дип сөйли белгечләр. Ләкин беренче дулкын авыручылар саны да кимемәде әле, – ди Рамил Морзаханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев