Сакланганны саклар
Район санитар-эпидемиологик комиссиясенең утырышында сүз бүгенге вәзгыять турында барды.
Соңгы арада Ковид-19 авыруын йоктыручылар саны кимегән. Әмма табиблар коронавирусның Омикрон штаммы бн куркыта. Аның симптомнары – баш һәм тамак авырту, төчкерү, томау һәм хәлсезлек. Эпидемиологик вәзгыятькә тагын бер куркыныч яный. Маллар арасында ящур һәм нодуляр дерматит таралу куркынычы зур. Моннан тыш Тамьянда шәхси хуҗалыкта котыру авыруы ачыкланган. Терлекләрдә үзгәрешләр булганда кичекмәстән ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итү сорала. Читтән терлек сатып алу тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев