Сакланганны саклармын дигән
Эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр бөтен чикләүләр дә гамәлдә булачак.
2020 елның мартында яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) пандемиясе белән бәйле гадәттән тыш хәл шартларында #МыВместе – Без бергә! Бөтенроссия ярдәм акциясе старт алды. Бөтен Россиядән 250 меңнән артык волонтер ел дәвамында өлкәннәргә азык-төлек китереп торды, кызыл госпиталь зоналарында табибларга ярдәм итте, психологик ярдәм күрсәтте. Татарстан Республикасында волонтерлардан 2020 ел дәвамында 20 меңнән артык кеше ярдәм алган.
Җирлегебездәге волонтерлар да бу акциягә бик теләп кушылды. “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре-волонтерлары, “Игелек уят” волонтерлары – 30га якын егет-кызлар авыр хәлдә калган өлкәннәргә азык-төлек, дару китерүдә ярдәм күрсәтте.
– Үз-үзләрен изоляцияләгән өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр сатып алу һәм китерү буенча адреслы ярдәм күрсәтү алга таба да дәвам итәчәк. Волонтерларыбыз вакцинация пунктларында да кизү тора, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатыйхова.
Коронавирустан прививка ясатмаган өлкән яшьтәге татарстанлыларга мәҗбүри үзизоляция бара. Хәзер инде сәүдә үзәкләренә һәм башка объектларга QR-кодларсыз керү мөмкин дә түгел. Мөслимдә шундый үзәкләрнең берсендә бер егет танышының QR-коды белән кермәкче иде, тикшереп торучы, бу исемдәге кешенең аңа яхшы таныш булуын әйтеп, ялганчыны кибеттән чыгарып җибәрергә мәҗбүр булды. Мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү, шулай ук барлык кибетләрнең төнге сәгатьләрдә эшләве тыелса да, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, күпфункцияле үзәкләр үз эшчәнлекләрен штатлы режимда дәвам итә. Эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр бүгенге вәзгыять белән килешеп яшәргә генә кала, күрәсең.
– Мобиль төркем билгеләнгән график нигезендә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча профилактик эш алып бара. Әмма шуңа да карамастан, шушы көннәрдә генә алты беркетмә төзелде. Дүрт райондашыбыз шәхси саклану чарасы – битлекләрдән башка кибетләрдә тоткарланды, тагын ике райондашыбыз зур сәүдә үзәкләренә QR-кодларсыз кергән иде. Монда инде сәүдә үзәкләренең дә гаебе бар. Тикшерүне иң беренче чиратта үзәк җитәкчелеге оештырырга тиеш. Тикшерү материаллары Мөслим район судына җибәрелде, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алена Виноградова район Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күпфункцияле үзәктә дежурлык оештырды. Аның барышында өлкәннәргә күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтелә торган хезмәтләрне алу тәртибен аңлаттылар.
– Күпчелек хезмәтләрне электрон рәвештә дә алырга мөмкин, бары тик ЕСИАда хисап язмасы гына кирәк. Өлкәннәр интернеттан файдаланырга куркып тора. Алар түләүләрне дә кәгазь акча белән түли, мөһер куелган квитанцияләрне сөенә-сөенә өйләренә алып кайтып китә. Бүген без заманча цифрлаштырылган дөньяда яшибез. Өлкәннәр булган уңайлыклардан файдалансалар, өйләреннән чыкмыйча гына түләүләр дә башкара алалар, башка кирәк хезмәтләрнең дә өстенлекләрен бәяли алырлар иде, – ди Алена Виноградова.
Өлкәннәргә шулай ук COVID-19 коронавирусы белән бәйле эпидемиологик хәл һәм авыруның таралуын чикләү өчен күрелгән чаралар турында да аңлату эшләре алып барылды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, күпфункцияле үзәктә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә, әмма гражданнарга әлегә җәмәгать урыннарына, шул исәптән күпфункцияле үзәккә барып йөрүдән тыелып торырга кирәк.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев