Сакланганны саклар
Су өсте тулаем боз белән капланмаган. Шуңа карамастан су буенда балыкчылар аз түгел.
“Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма!” дигән әйтем бүгенге көндә дә актуаль. Кышкы боз ныгыганчы әле бик озак көтәргә туры киләчәк. Бүгенге көндә сулыкларда бозның калынлыгы төрле җирдә төрлечә.
– Ык елгасында бүген бозның калынлыгы 4-5 сантиметр тәшкил итә. Күлләр һәм буаларда – 5-7 сантиметр. Бозның калынлыгы әлегә куркынычсыз билгегә җитмәде. Шуңа күрә халыкның боз өстенә кермәвен сорар идек. Мөслим күпере астында, Мәлләтамак елгасы өстендә балык тотып утырган балыкчыларга карыйм да, ихтыярсыздан: “Сезнең гомер балык белән үлчәнәмени?” – дип уйлап куям, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районында гражданнар оборонасы буенча әйдәүче консультант Ленар Фәрхетдинов.
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бозның куркынычсыз билгесе 10-15 сантиметр тәшкил итәргә тиеш. Ә ныгымаган боз өстенә чыгу – үлем белән уенга тиң.
– Салкыннар берничә көн дәвам иткән очракта да бозның калынлыгы арта, дип ышандырып булмый. Боз тулаем катсын, формалашсын өчен, һава температурасыннан тыш, явым-төшем күләме, җил юнәлеше, тизлеге, елга агымы да мөһим роль уйный. Әлегәчә җирлегебездә чатнама суыклар күзәтелмәде. Ноябрьдә ике-өч көн 15-17 градус салкын булуны исәпкә алмаганда, һава торышы көзнекеннән әллә ни аерылмый. Бу атнада берничә көн яңгыр яуды. Боз өстенә чыгу куркыныч, – ди Ленар Фәрхетдинов.
Белгечләр сулыкларда боз калынлыгын формалашу процессын тоткарлаган күпсанлы явым-төшемнәрнең декабрьнең икенче ункөнлегендә дә күзәтелергә мөмкин булуын искәртә. Соңгы арада күзәтелгән яңгырлар һәм елга-күлләрдәге су агымы тизлеге барлыкка килгән боз катламын да җимерә башлаган. “Елгада боз бик юка булган урыннар бар”, ди белгечләр.
– Сулыклардагы боз катламы иминлек таләпләренә туры килми. Халык шуны аңласын иде. Ел саен шушы вакытта сулыклар янына “Бозга керергә ярамый!” дигән элмә такталар урнаштырабыз. Буаларда боз каткан булса да, соңгы көннәрдәге көчле салкын җилләр бозның ачылуына ярдәм итте. Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында җирлегебездәге социаль объектларга “Бозга кермә!” дигән агитацион плакатлар беркетелде, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә елга-күлләрдә боз формалашу бөтенләй тукталган. Шөкер, җирлегебездә боз астына китүчеләр юк. Ә республикабызда, бозга кереп, бәлага таручылар бар икән инде. 21 ноябрьдә Лаеш районында Мишә елгасында ике балыкчыны коткарып калганнар. Ә 27 ноябрьдә Чистай районында бер ир-ат боз астына төшеп китә һәм һәлак була.
Авыл җирлекләренең барысына да сулыклар янына “Бозга керү тыела” дигән язулар урнаштыру бурычы җиткерелде. Кисәтү билгеләре куелган урыннарда бозга кереп балык тотучыларга штраф салыначак. Әти-әниләр дә балаларына бозның әлегә бик юка һәм шуның белән куркыныч булуын аңлатсыннар иде.
Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев