Сабантуйга рәхим итегез!
3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе үтә.
Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе Татарстанда беренче тапкыр уза. Бәйрәм Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял зонасында – “Ык” паркында үтәчәк.
“Ык” паркы (эшче исеме – “Киләчәк”) төзелеше ике ел элек башланды. Агач-куаклыклар баскан, әрәмәгә әйләнгән мәйдан район оешма-предприятиеләре көче белән чистартылды. Узган ел дәвамында биредә төзелеш эшләре барды.
– Мөслимдә туып үскән һәр кешегә Ык буе бик кадерле. Кечкенә чакта һәрберебез шунда шомырт ашаган, су кергән, балык тоткан. Тик еллар үтү белән биредә чүплек барлыкка килгән, әрәмәне чаган баскан. Бу күңелне бик әрнетә иде. Ык буе белән бәйле тагын бер вакыйга: мин тугач, әтием Ык буеннан болын чәчәкләре җыеп кайтып, әниемә бүләк иткән, – ди район башлыгы Рамил Муллин. – Күңелдә Ык буен төзекләндерү турында хыял яши иде. Аллага шөкер, дәүләт җитәкчелеге ярдәме белән ял зонасына әйләндерә алдык. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм.
Күмәк көч тау күчерә, ди. Уртак тырышлык белән 5 мең кеше сыйдырышлы зур амфитеатр, 2 мең кешегә исәпләнгән кече амфитеатр, 2200 метр дистанцияле ипподром сафка басты. Бер гектар мәйданда сәүдә урыннары, 1500 машинага исәпләнгән дүрт парковка ясалды. 7100 метр озынлыгында тротуарлар эшләнде, юлларга яктырткычлар куелды. “Кояшлы Ык” ял зонасы 276 гектар тәшкил итә, “Ык” паркы шуның 100 гектарын били. Парк кунаклар кабул итәргә әзер.
– Сабантуйга 50 меңгә якын кеше килер, дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессыннан гына да 500гә якын делегат киләчәк. Татар сәүдәгәрләрен көтәбез. Шулай итеп кунаклар гына да 2 меңгә якын булыр, дип фаразлыйбыз. Сабантуй мәйданының 30-50 мең кеше сыйдыру мөмкинлеге бар, – ди район башлыгы. – Төп кунаклар, әлбәттә инде – мөслимлеләр! Дөрес, райондашларыбыз, беренче чиратта – бәйрәм хуҗалары, кунак кабул итәбез. 400гә якын райондашыбыз кунакларны өйләрендә кундырырга теләк белдерде. Татарстаннан читтә яшәүчеләр татар мохитенә, татарча аралашуга сусагандыр. Алар, Мөслимне, татарларның көнкүрешен, тормышын күреп, кунак булып, халкыбызның күңел җылысын алып китә алсалар, бу Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә бер этәргеч булыр иде.
Билгеле булганча , Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе 3 июльдә уза. 2 июль көнне кич “Яшьлек” спорткомплексында татар эстрадасы йолдызлары концерты булачак. Шул ук көнне ат чабышларының ярымфиналы да узачак. 3 июльдә райондашларны һәм районыбыз кунакларын Сабантуйда көтәбез! Бәйрәмне үз югарылыгында үткәрергә язсын!
Римма Афзалова.
Динар Минһаҗев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев