Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй һәркем өчен бәйрәм булсын!

Сабантуйны һәркем көтеп ала. Га­сырлар дәвамында сакланып килгән бәйрәм йолалары белән кадерле. Район­дашларыбыз бәйрәмгә ничек әзерләнә? Нинди уеннарны үз итә? Респондентла­рыбыз шушы сорауларга җавап бирә.

Динара, 41 яшь:

– Сабантуй ул – туган авылга кай­ту, дуслар, туганнар белән очрашу мөмкинлеге. Сабантуй рухы һәр йорт­ка үтеп керә: кунаклар кайта, тәм-том әзерләнә, истәлекләр яңара. Сабантуй­да без эшлибез. Шулай да күңел барыбер алгысый, бәйрәм көтә. Балачакта Сабан­туйга чыкканда әти-әни, әби-бабай, тәм- том алырга дип, акча бирә иде. Шуны истә тотып, үзебез дә балаларга акча бирәбез, яңа кием алырга тырышабыз. Балалар да шуны көтеп тора.

Оксана, 37 яшь:

– Кечкенә чакта әни безгә Сабантуй­га дип күлмәк ала иде. Бәйрәмгә иң матур күлмәк, иң матур сандали киясе килә иде. Хәзер дә бәйрәмгә дип яңа кием алабыз. Сабантуйда туганнар, дуслар, авылдашлар белән очрашабыз. Бәйрәмгә бәлеш, пылау яки башка ризык пешереп алып барам. Са­бантуй төгәлләнгәннән соң, табигать ко­чагында, туганнар белән бергә җыелып, сыйланабыз. Авыл Сабантуе шуның белән кадерле дә!

Фатыйх, 62 яшь:

– Сабантуйны театральләштерелгән күренештән башлап соңгы ярышка кадәр тамаша кылам. Соңгы ярыш, гадәттә, көрәш була инде. Көрәшчеләр өчен янып-көеп, үзем көрәшердәй булып, бил алышучы­ларны күзәтәм. Баш батырның кем булу­ын белмичә кайтып киткәнем юк! Тор­мыш иптәшем дә өйрәнеп бетте: бөтен көрәшчеләрне белә, алар өчен җан ата.

Гөлнар, 50 яшь:

– Сабантуйны көтеп алам, әмма ярыш­ларда катнашырга кыюлык җитми. Шулай да ярышлар барышын, бигрәк тә милли уеннарны күзәтергә яратам, читтән генә көч биреп торам. Концерт карыйм, аны­сы да матур була. Үзен төрле уеннарда сы­нап караган, актив кешеләргә сокланам. Бәйрәм күңелле мәшәкатьләре белән кадер­ле. Сабантуйга бүләк җыюны, бүләкне ал­дан әзерләп, көтеп торам. Милли киемнәр кигән егет-кызларның, гармун уйнап, җырлап-биеп бүләк җыюлары күңелле. Бәйрәм кәефе шуннан башлана.

Рәзинә, 75 яшь:

– Сабантуй милли уеннары белән күңелле. Ярышларда катнашмый калга­ным юк. Көянтә-чиләкләр белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату кебек бәйгеләрне үз итәм. Сабантуйга барып, бер уенда да катнашмасам, һичьюгы бер яулык отмасам, рәхәт булмый. Башка уенчылар өчен дә җан атам, концерт ка­рарга яратам. Үз авылыңда бәйрәм була торып, шунда чыкмаган, барырга иренгән кешеләргә шаккатам! Сау-сәламәт кешегә ничек бәйрәмгә бармаска кирәк?! Бәйрәм үткәреп тә, кунагың килмәсә, аның ни яме бар?!

Рифат, 53 яшь:

– Бәйрәм күңелләрдә матур тәэсирләр генә калдырсын өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Узган ел Бөтенроссия авыл сабантуенда 50 мең кеше катнашты, диделәр. Бу кадәр кеше артыннан шун­дый зур мәйданны җыештырып чыгар­га да кирәк бит! Чүпләмәгән җирдә генә чиста, ди халык. Һәркем үзе артыннан җыештырып калдырсын, балаларын да шуңа өйрәтсен иде. Үз чүбеңне җыеп алып китәргә дә буладыр. Берәү дә җәяү йөрми хәзер. Сабантуй бөтен кеше өчен дә бәйрәм булсын!

 

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев