Сабантуй машинасы бу юлы да абсолют батырга эләкмәде
Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узды. Һәрвакыттагыча, бу юлы да милли бәйрәмебезнең иң кызыктыргыч өлеше булып көрәш ярышлары саналды.
Хәбәр иткәнебезчә, көрәш бәйгесенең баш батыры булып Муса Галләмов танылды. Батырга дип Татарстан Президенты исеменнән "Лада Гранта" машинасы куелган иде. Тик аны абсолют батырга тапшырмадылар. Җирәбә нәтиҗәсендә төп бүләк Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдиновка эләкте. Дөрес, башта ниндидер ялгышлык булганмы, машина Муса эләкте. Тик аңа эләкмәгән булып чыкты.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/sabantuy-mashinasy-bu-yuly-da-absolyut-batyrga-elkmde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев