Үрәзмәт авылы буасында коткаручылар 1967 елгы ир-атның үле гәүдәсен табып алды
Авыл халкы ир-атның яр буеннан киемнәрен табып алып, бу хакта ашыгыч хезмәтләргә хәбәр биргәннәр.
16 нчы май көнне Үрәзмәт авылы буасында коткаручылар 1967 елгы ир-атның үле гәүдәсен табып алды. Фаразлар буенча, әлеге ир-ат 15 май кичендә су коенганда батып үлгән. Авыл халкы ир-атның яр буеннан киемнәрен табып алып, бу хакта ашыгыч хезмәтләргә хәбәр биргәннәр. Тикшерүчеләр раайондашыбызны көзән җыерган булырга тиеш дип уйлый. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә – Татарстанда су коену сезоны әлегә ачылмаган. Май башыннан Татарстанда ике кешенең батып үлүе мәгълүм, бишесен коткарып калган. Сулыкларда, хәтта коену өчен җиһазландырылган пляжларда да коену тыела әлегә.
Нет комментариев