Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус.Шуган мәктәбе базасында мәктәп директорларының җыелышы узды.

Бүген Рус.шуган мәктәбе базасында район мәктәпләре директорларының утырышлары узды. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев катнаштылар. Көн тәртибендә төп мәсьәлә итеп мәктәп территорияләрендә булган яшелчә бакчаларын тоу һәм алардан керем алу. Утырышны башлар алдыннан район башлыгы мәктәп территориясен әйләнеп чыкты. Рус. Шуган мәктәбе коллективы берничә ел...

Бүген Рус.шуган мәктәбе базасында район мәктәпләре директорларының утырышлары узды. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев катнаштылар. Көн тәртибендә төп мәсьәлә итеп мәктәп территорияләрендә булган яшелчә бакчаларын тоу һәм алардан керем алу. Утырышны башлар алдыннан район башлыгы мәктәп территориясен әйләнеп чыкты. Рус. Шуган мәктәбе коллективы берничә ел рәттән мәктәп яны бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, ел дәвамында ашханәдә балаларның туклану рационына кертелә. Мәктәп үстергән яшелчә, җиләк-җимешне сатып акча да кертә. Район башлыгы Рамил Муллин да сүзне шуннан башлады.

Очрашуда Казаннан "Татсортсемовощ" унитар предприятиянең баш директоры Харис Камалиев, "Ватаным Татарстан" журналы журналисты Рәшит Минһаҗев та катнашты. Харис Бәдретдинович бүгенге ситуациядә уңышны саклап калу һәм яшелчә, җиләк-җимешне сатуга әзерләү өчен, тәрбияләү тәртибен дә аңлатты.

Әйе, бүген оешма предприятияләрдә генә түгел, мәктәпләр дә базар шартларында яшәргә, үз көнен үзе күрергә өйрәнә. Заман таләпләре шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев