Руслан Миргалауов 2022нче елның сентябрендә беренчеләрдән булып махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә
Хәрби операциягә ул взвод командиры булып китә. Өч ел эчендә Руслан өлкән лейтенанттан майор дәрәҗәсенә күтәрелә
Руслан кечкенәдән хәрби булырга хыяллана. Казан югары хәрби команда училищесын тәмамлагач, Бурятия Республикасының Кяхта шәһәрендәге хәрби частьта мотоукчылар взво-
ды командиры булып хезмәт итә. 2014 елда, контракт вакыты тәмамлану сәбәпле, хәрби хезмәттән запаска күчерелә.
Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары һәм намуслы хезмәте өчен райондашыбыз “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Батырлык өчен”, 21нче гвардия Кызыл байраклы гомуми гаскәрләр армиясенең “Казанышлары өчен”, Жуков медальләре белән бүләкләнә. Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтенә һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медаленә лаек була.
Руслан Миргалауов махсус хәрби операциядә катнашучы күп райондашларыбыз белән элемтәдә тора. “МХО зонасына ярдәм алып барганда да, командованиенең ышанычлы кешесе буларак, алгы сызыктан чыгып, райондашларын каршы ала. Туган яктан килгән посылкаларны алып калып, егетләргә тапшыра. Ул – кул астындагыларга игътибарлы командир”, – диләр аның турында.
Намуслы хезмәте, ватанпәрвәрлеге белән хуплауга лаек, яшәү рәвеше, халык өчен хезмәт куюның матур үрнәген күрсәтүче райондашыбыз буларак, Мөслим районының сугышчан хәрәкәтләр ветераннары координацион советының МХОдә катнашучылар белән эшләү буенча җирле бүлекчәсе Руслан Миргалауовка “Мөслим районының Мактаулы гражданины” исемен бирергә тәкъдим итте. Район Советы депутатлары тәкъдимне бертавыштан хуплады. Райондашыбызның мактаулы исемгә лаек булуы Республика көнендә игълан ителсә дә, бүләк, Русланның кыска вакытлы ялга кайтуыннан файдаланып, бу атнада тапшырылды. Тантаналы мизгелнең шаһитлары Руслан Миргалауовны аягүрә басып алкышлады.
Фотода Майор Руслан Миргалауов тормыш иптәше Айгөл һәм район башлыгы Альберт Хуҗин белән. Рәмилә Сәләмова Фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев