Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан Кираметдинов: «Балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә алмыйм...»

Руслан Кираметдинов белән яңа сезон алдыннан быелгы концертларының үзенчәлекләре, эстрададагы проблемалар хакында сөйләштек. Йөрәген тырнап торган кайбер әйберләргә дә тукталмыйча калмады

«Үзгәрдем»

- Яңа концерт программаң «Үзгәрдем» дип атала. Тышкы яктан башка Русланга әверелдең, күреп торабыз. Тагын нинди үзгәрешләр турында сүз бара?

- Тышкы яктан, дөрес, үзгәрдем. Сакал үсте (көлә). Рухи яктан да үзгәрдем. Дөньяга башкача карый башладым, кешеләргә артык ышанмаска өйрәндем. Төп үз-үзеңә таянырга кирәк, үзең тырышып-тырмашып өскә үрмәләмисең икән, сиңа беркем дә, бернәрсәне дә китереп бирмәячәк.

- Шундый уңышлы бара эшләрең соңгы елларда, күз тимәсен. Элек тә менә шулай эшләп булган бит, дип уйлаганың юкмы?

- Мин бу турыда гел әйтә киләм инде: һәр әйбернең үз мизгеле, үз вакыты бар. Элек нишләп алай эшләмәдек икән, дип уйламыйм, чөнки эшләмәдек түгел, эшләдек. Йөрдек тә, эшләдек тә. Ләкин вакыты килеп җитмәгән булган.

- Син үзеңне соңлап күтәрелгән җырчы дип саныйсыңмы, әллә әле нәкъ вакыты гынамы?

- Дөресен әйткәндә, мин үземне бер дә күтәрелгән җырчы дип санамыйм. Әле эшлисе дә эшлисе үз өстемдә, тырышасы. «Күтәрелде», «Йолдыз булды» дигән терминнарны мин яратмыйм. Халыкның кул чабуыннан, сине каршы алуыннан, залларың тулы булганнан ук сизелә бит ул. Интернетта да карап торам, берәр хейтерым начар сүз язса да, мине яклап ябышучылар күп (көлә). Тамашачыма зур рәхмәт, мине яклыйлар, саклыйлар, дигәндәй.

- Алайса, тагын син яратмаган термин белән әйтәм инде. Иртәрәк күтәрелгән булсаң, хәзер халык артисты булыр идеңме икән инде?

- Мин ул исемнәр артыннан куып йөрмим. Чөнки хәзер инде аларның дәрәҗәләре бетте. Уңга-сулга тарата, кемгә туры килә, шуңа бирә башладылар. Минем өчен алар әллә бар, әллә юк. Халык артисты булу ул – үз эшеңне ярату, һәм концертларыңа халык йөрү. Исемле кешеләр күп, ә үзләре бер концерт куйган артистлар түгел.

- Узган елгы концертларыңа Фән Вәлиәхмәтовны чакырган идең. Быел махсус кунакларың кемнәр булачак?

- Быел махсус кунаклар юк. 5 тапкыр үзем чыгачакмын сәхнәгә. Концертның сценариен Айваз Садыйров белән Айрат Ильясов язды, барысы да «под ключ». Башка җырчыларны чакырырга вакыт җитмәячәк, чөнки концерт башыннан ахырына хәтле видеолар белән озатылып бара. Мин кием алыштырган арада тормышым турында видеолар күрсәтеләчәк. Видеолар әле эш процессында. Кираметдин-солтан турында фильм да төшерәсебез бар. «Великолепный век» стилендә фильм күрсәтәчәкбез. Бик кызык булачак.

- Видеоларда якыннарыңны да күреп булачакмы?

- Әти, абый төшәчәк. Әтине, мәсәлән, халыкның бөтенләй күргәне юк. Игътибар яратмаса да, әтине азрак борчып аласы булачак.

- Сөйләм теле буенча да дәресләр аласың, ахры.

- Айрат Ильясов белән икәүләп тырышабыз. Андый текстлар ятларга өйрәнгән кеше булмагач, кыенрак. Җыр сүзләрен ятламыйм мин, алар истә кала, ә сөйләм теле авыр бирелә. Алай да сөйли-сөйли шомарасың. Әдәби китаплар укып, аудиоспектакльләр тыңлап йөри башладым. Әле Айрат та яхшы китаплар бирәм диде. Миңа тел байлыгын артырырга, бу юнәлештә үсәргә кирәк. 

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-balalaryma-uzem-telagan-kadar-igtibar-tarbiya-bira-almyim-5868558

Фото – Риназ Җамалиев фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев