Реклама
Яңалыклар
Рушат Солтанов: “Кешедән оялырлык адымнар ясамадым”
ТР халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рушат Җәүдәт улы белән әңгәмәбез аның тормыш һәм хезмәт юлы турында.
– Юбилеегыз белән к о тлыйбыз, Рушат Җәүдәтович! 65 яшен тутырган ир-егет үзен ничек хис итә?
– Егетләрчә! Җырдагыча: “Үтте дә китте яшьлегем, үткәнен дә сизмәдем”. 65 ел вакыт үткән, ә күңел һаман – 18дә! Аллага шөкер, кәеф яхшы, алда да хәерле гомерләр булсын!
– Сез озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше. Укытучы булу балачак хыялы идеме?
– Хыял дип әйтә алмыйм. Мин ветеринария институтына укырга керергә теләгән идем, ләкин конкурстан үтмәдем. Ә мәктәп тәмамлаганда директорыбыз: “Теләгең булса, укытучы итеп эшкә алам”, – дигән иде. (Ул заманда укытучылар җитми, урта белем белән дә эшкә алалар иде.) Бу фикерне күңелемә якын алдым, чөнки әнкәй укытучы булырга хыялланган, ләкин, яшьли әти-әнисез калып, хыялын тормышка ашыра алмаган. Армиягә киткәнче бер ел мәктәптә эшләдем. Хәрби хезмәт вакытында да югары белем алырга тәкъдим иттеләр. “Укытучы булам” дип кайттым һәм шушы юнәлештә укырга кердем. Тугыз ел укытучы булып эшләдем, биш ел мәктәп директоры булдым. КПСС райкомында ике ел инструктор булып эшләгәннән соң, район мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләделәр.
– Сез эшләгән Совет чоры укытучылары белән бүгенге көн мәгариф хезмәткәрләре арасында аерма бармы?
– Бүген шартлар икенче. Совет чорында укытучыга мөнәсәбәт башкача иде. Ата-ана укытучыга чиксез ышана һәм аңа хөрмәт белән карый, укытучы әйткән сүз закон буларак кабул ителә иде. Кызганычка каршы, бүген укытучыга караш та башкача, таләпләр дә зурдан. Балага кисәтү ясарга ярамый, бала, бәлки, әти- әни аны кабул итәргә әзер түгел. Ата-аналар арасында, “баланы кимсетә” дип, мәктәпкә йөгерү очраклары да күп. Ата-ана баланың һәр сүзен алга куеп яши икән, укытучы нәрсә эшли ала?! Ә балаларның “көйсез” чаклары җитәрлек: йокысы туймый, мәктәпкә барасы, укыйсы килми. Укытучы белән ата-ана бер фикердә булырга тиеш. Кадакның башына суксаң гына туры керә, читенә сугасың икән – кәкрәя.
– Рушат Җәүдәтович, укытучы гомере буе укытучы булып кала, диләр. Район җитәкчелегенең сезне социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасар итеп билгеләве аңлашыла. Әлеге вазыйфада да сез халык белән эшләдегез, халыкны тәрбияләдегез...
– Дөрес әйтәсез, мин, чыннан да, укытучы булып калдым, чөнки район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни үсеш буенча урынбасары булып эшләгәндә бик күп тармакларга (шул исәптән мәгариф бүлегенә дә) куратор булырга туры килде. Мин бүген дә – укытучы! Бу канга сеңгән. Район халкымы ул, балалармы – барысын да тәртипле, әдәпле итеп күрәсе килә, Мөслимебезгә, милләтебезгә хас сыйфатлар тәрбиялисе, күрәсе килә.
– Шул ук вакытта сез районда эшләгән дистәләгән комиссияләрне дә җитәкләгәнсез. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе генә дә ни тора?!
– 33 комиссиянең рәисе идем мин. Әйе, йөрәккә иң үткәне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе иде. Гаиләдә яки мәктәптә игътибар җитмәгән балалар комиссиягә эләгәләр. Игътибарсыз калуга караганда, комиссия каравына куелу, бер яктан, әйбәт, чөнки күпвакыт бала ни эшләгәнен аңламыйча тәртип боза. Яки аның тормышындагы вакыйгалар, кичерешләр тәртип бозуга этәрә. Шул рәвешле ул күңелендәге протестны белдерергә, игътибарны җәлеп итәргә тели. Күпвакыт балалар да, әти- әниләр дә комиссия утырышыннан хаталарын аңлап, уртак фикергә килеп кайтып китә. Ялгышны вакытында аңлап, төзәтү яхшы. Ләкин җанны өшеткән вакытлар да булды. Бүген, миңа калса, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә эшләү тагын да авыррактыр. Чөнки бүген әти-әни хаклы булмавын танырга теләми, баланы яклауга күчә. Яклау балага чиксез яратудан килә, әлбәттә, ләкин баланың киләчәге турында уйларга кирәк.
– Рушат Җәүдәтович, сез бүген дә – халыкка хезмәттә. Иҗтимагый совет та, турыдан-туры булмаса да, халыкны тәрбияли бит?
– Әйе. Тәрбия турында сөйләгәндә үзеңнең дә тәрбияле булуың кирәк бит! Кеше һәр сүзеңә, һәр адымыңа, гомумән, кыяфәтеңә карап нәтиҗәләр ясый. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу минем үземә дә тәрбия биргәндер. Халкым алдында йөзем якты, нәселебезнең йөзе якты. Бабам Бөек Ватан сугышында сугышта һәлак булган. Әткәй, 7 яшьтә ятим калып, гомере буе “әткәй” дип әйтергә тилмереп яшәгән. Әти дә, аның туганнары да Совет Армиясендә хезмәт итте. Үзем дә, ике улым да хәрби хезмәттә булдык. Бу да – йөз аклыгы. Матур гаилә корып, өч бала үстердек. Аллага шөкер, өчесе дә җирлегебезгә хезмәт итәләр. Эш дәверендә үземә тапшырылган вазыйфаларны намус белән башкарырга тырыштым. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булдыра алганча (закон кысаларында, әлбәттә) булышырга тырыштым. Яшәү рәвешем белән кешедән оялырлык адымнар ясамадым, Аллага шөкер!
Иҗтимагый совет һәм халыклар ассамблеясе эше эчтәлеге белән бер- берсенә якын. Ассамблеяда – милли мәсьәләләр и г ът и бар үз ә г е н д ә , җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятне үстерүгә ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итәбез. Матур инциативаларны район дәрәҗәсендә бергәләп тормышка ашырабыз. Рус җәмгыяте бик матур эшли, марилар, керәшеннәр, әрмәннәр дә алардан калышмый.
– Җи р л е г е б е з д ә яшәүче әрмәннәрнең, азәрбайҗаннарның балалары, туган җирләреннән читтә яшәп тә, ана телләрен онытмый. Ә татар балалары нигә татарча сөйләшми? Сез ничек уйлыйсыз?
– Ел саен оештырылучы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә Мөслим лицеенда азәрбайҗан кызыннан: “Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?” – дип сорадылар. “Азәрбайҗан телендә сөйләшәбез”, – диде кыз. Әрмән кызы өйдә әрмәнчә сөйләшүләрен әйтте. “Мәктәптә татар телен өйрәнәбез, иптәшләребез белән татарча аралашабыз”, – диде кызлар. Татарларыбыз исә балалары белән русча сөйләшәләр, чөнки туган телдә аралашуга ихтыяҗ юк. Татарча газеталар, башка мәгълүмат чаралары, китаплар бар. Урамда рәхәтләнеп татарча сөйләшергә мөмкин. Райондашларыбыз туган теленең әһәмиятен аңлап бетерми. Җирлегебездә яшәүче башка милләт вәкилләре татар телен белә икән, бу – милләтебезгә хөрмәт билгесе. Тик чит милләт вәкиле синең туган телеңдә сөйләшеп, син аңа башка телдә җавап бирәсең икән, бусы инде – тәрбиясезлек. Туган телеңне белмәү ул – җинаять. Тел – Аллаһы Тәгаләнең бүләге, безнең аны югалтырга хакыбыз юк.
– Рушат Җәүдәтович, сез мәктәпләрдә Рушат дәресләрен дә алып барасыз бит әле. Балалар ничек кабул итә?
– Рушат дәресләренә өч ел булды, бу – дүртенче ел. Беренче дәресләремә кергәндә бик дулкынлана идем. “Балалар минем нәрсә әйтергә теләвемне кабул итәрме?” – дип борчыла идем. Балаларга рәхмәт, күбесе игътибар белән тыңлый, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр, фикерләрен җиткерәләр. Шушы дәресләрдән соң яңа дуслар да барлыкка килде, алар дәресләремне аеруча яратып тыңлый.
– Бүгенге заман балалары сез укыткан чордагы балалардан аерыламы?
– Һәр чор балаларының үз ихтыяҗы, тормышка үз мөнәсәбәте. Без укыганда колхоз радиосыннан кала башка мәгълүмат чыганагы юк иде. Дәресләрне сукыр лампа яктысында караган вакытлар да күп булды. 70нче елларда телевизор барлыкка килде. Аңа кадәр электр радиолары эшли башлады. Якшәмбе көннәрендә җеп катканда радиодан спектакль, концертлар тыңлый идек. Бүгенге чор балаларын мәгълүмат чолгап алган, алар кайсын тыңларга һәм кайсын сеңдерергә белмиләр. Мәктәпкә килгәч тә шушы дөньядан чыга алмыйлар.
– Рушат Җәүдәтович, күпләр өчен яңалык булыр, бәлки: сез дини белем дә аласыз бит әле...
– Бала чакта әбекәй “Ихлас” сүрәсен өйрәткән иде. Аннан, догалар өйрәнергә теләк булып та, үземне мәҗбүр итә алмадым. Соңгы елларда ике сәбәп барлыкка килде: беренчесе – картлыкка әзерләнергә кирәк, икенче сәбәп – әхлак дәресләрен алып барганда Коръән сүрәләре ярдәмлек булып тора, ә аларны балаларга аңлатыр өчен белемем җитми. Узган ел Балтач районы делегациясенә ачык дәрес күрсәтергә туры килде. Делегация составында мин укырга керәсе мәдрәсәнең ректор урынбасары да бар иде һәм ул укырга чакырды. Мөслим делегациясе составында Балтачка баргач, балаларның әдәплелеген, җаваплылыгын, үзара мөнәсәбәтләрен, укыт учылары бе л ә н мөгамәләләрен күреп, “укырга кирәк” дигән фикергә килдем һәм мәдрәсәгә читтән торып укырга кердем.
Римма Афзалова.
Динар Нуретдинов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев