Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Русча да яхшы бел

Балаларыбыз туган телен яраткан, ана телен камил белгән хәлдә башка телләрне дә өйрәнеп үссен.

Татарча да яхшы бел, 
Русча да яхшы бел. 
Икесе дә безнең өчен 
Иң кирәкле затлы тел. 
Шәйхи Маннурның мәктәп елларында ук ятланган әлеге шигырь юллары бу арада гел күңелдән китми. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша “татар теле бетә”, “телнең дә, милләтнең дә киләчәге юк”, “балалар, оныклар белән русча сөйләшмәгез!” дип сөрән салучыларга җавап йөзеннән кабатлыйм, ахры, ул юлларны. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителгәч, “кылыч тотып”, тел сагына басучылар тагын да арткандай тоела чөнки. Шәхсән мин үзем, шигырьдәгечә, ике телне дә яхшы өйрәнергә чакырыр идем. Ник дисәгез, рус телен камил дәрәҗәдә белмәү аркасында күпләр шактый кыен ашый. 
Үзем дә шулар рәтендә. Русчам ипи-тозлык кына. “Мәктәптә ни өйрәндең соң?” – дияр кайберәүләр. Дөрес аңлагыз: рус телчеләреннән зарланырга җыенмыйм, алар булдыра алганча белем бирделәр. Үзебез дә укымадык түгел, тырыштык. Укытучыларыбыз, аптырагач, татарча да аңлата иде. Үзебез генә кирәклеген аңлап бетермәгәнбез. Югыйсә мәктәптә гел әйтә килделәр: “Авылны чыгып китүгә рус теле кирәк булачак, аңлагыз!” 
Ул вакытта аңламадык шул. Ничек кенә кирәк булды әле рус теле читкә чыгып киткәч! Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә укысам да, күпчелек фәннәр русча бит. Өстәвенә рус бүлегендәгеләр белән бергә укыйбыз. Белгәнеңне, фикереңне аңлатып бирү өчен шул тел дигәне җитми. Акцентны әйтә торган да түгел. “Комплекс неполноценности” дигән нәрсә барлыкка килде. Башта фикер дә, җавап та бар, югыйсә. Хата ясаудан куркып, җавап бирүдән, руслар белән аралашудан кача идем. Үземне башкалардан түбән хис итү турында әйтмим дә... 
Тормыш, мохит үзенекен итте: русчасы да өйрәнелде, вузны да уңышлы гына тәмамладым. Районга кайтып, газетага эшкә урнаштым. Язу, аралашу – татарча. “Пушкин телем” Казанда онытылып калгандай булды. Рус милләтендәгеләр белән бергә-бер аралашу, телефоннан сөйләшү дә авыр бирелә. Ә зур аудиторияләр каршында чыгыш ясау турында уйларга да куркыта. 
Мин бу юлларны ни өчен язам соң? Үз ана телләрен онытмаган хәлдә, русча (шулай ук чит телләрдә) камил, проблемасыз сөйләшүчеләргә кызыгып гомерем үтте. Замана балаларының кечкенәдән русчага өйрәнеп үсүеннән куркучылар белән килешмим. Миңа калса, алар проблеманы артык купырта, катлауландыра. Балага ана сөте аша кергән ана теле онытылмый ул. Заманында улыбызны да (8 класста булса да), кызыбызны да рус классына бирдек. Аңа карап кына туган телләрен онытмадылар. Бүген оныкларыбызга карап сөенәм: шөкер, матур итеп татарча сөйләшәләр, русчалары да, “сатып җибәрерлек” үк булмаса да, ярыйсы гына. Русчага күчсәләр, хаталарын дөресләп җибәребез. Өстәвенә әкренләп инглиз телен дә өйрәнә башладылар. 
Ата-аналар да, әби-бабайлар да, үзмаксат куеп, балаларын, оныкларын русчага гына өйрәтеп, “татарча сөйләшмә!” дип үстермидер. Балага ул үскән мохитнең йогынтысы зур. Моннан берничек тә качып котылып булмый, минемчә. Кәрәзле телефон, телевизор да әйбәт кенә “өйрәтә” аларны русчага. Балалар бакчасындагыларга исә төркемдә бер рус баласы булса, шул җитә. Ул “өйрәтә” барысын да. Өстәвенә бакчаларыбыз да билингваль бит! Ягъни ике телне дә камил белүче балалар тәрбияләү юнәлешендә эшлиләр. 
Берүк миңа карата “тар карашлы”  дигән тискәре фикер тумасын. Мин телемнең дошманы түгел, бәлки икетеллелек тарафдары гына. Дөрес аңлагыз: татарча сөйләшүгә дә, балалар бакчасында, мәктәптә балаларыбызга ана телебезне тирәнтен өйрәтүгә дә каршы түгелмен. Балаларыбызга ана телебезне бишектән үк, ана сөте белән сеңдерик. Сөйләмдәге хаталарын төзәтик, телләрне бутамауларына ирешик. Шул ук вакытта русча сөйләшүләренә дә каршы килмик. Тыелган җимеш татлы була диләр бит.
Язмамны Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигыре белән башлаган идем, шуның белән үк төгәллим дә: 
Тел кешене дус итә, 
Бер-берсенә беркетә. 
Бел, балам, син рус телен 
Һәм онытма үз телең! 

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев