Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус. Шуган авылын су баса!

Табигать бары үзенекен итә. Инден язның икенче ае башланып та кар яуганны күреп, быел кыш бөтенләй китмәс дип курыккан идек! Санаулы көннәр эчендә кышы да китте, язы килеп, карларны да эретте. Бүген язгы ташуның иң кызган чагы.

ЫК елгасында әлегә боз кузгалмаган. Ә менә басу-кырлардагы кар суы әкренләп шәхси йортларга таба ага башлады. Белгечләр бу язгы ташуның әле башы гына, дип фаразлый.

Шулай да язгы ташудан катгый зыян күрүчеләр Мөслимдә артканнан арта бара. Бүген сайтыбыз кулланучылары бер-бер артлы видеоязмалар юллый. Әлеге язманы безгә Рус. Шуган авылы халкы җибәргән. Авыл халкы ел да язгы ташуны курку белән каршы ала. Быел да, күрәсез, әлеге табигать күренешен бик күпләр зыян күргән.

ВИДЕОНЫ МОННАН КАРАГЫЗ: https://vk.com/video152447142_456239110.

Язгы ташу темасына кагылышлы видеоларыгыз булса, сез дә безгә юллый аласыз. Моның өчен Мөслим матбугат үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеменә керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев