«Рубин» футболчылары Россия кубогы 1/8 финал раунды матчын Казанда уздырачак
Корбан Бердыев шәкертләренең көндәше - Самараның «Крылья Советов» командасы, дип хәбәр итә Татар-информ. Казанның «Рубин» футбол командасы Россия кубогы 1/8 финал раунды матчын үз кырында уздырачак. Бу хакта клубның социаль челтәрдәге рәсми төркеме хәбәр итте. Көндәше - Самараның «Крылья Советов» командасы. Матч 25 яисә 26 октябрьдә узачак. Исегезгә төшерәбез, «Рубин»...
Корбан Бердыев шәкертләренең көндәше - Самараның «Крылья Советов» командасы, дип хәбәр итә Татар-информ.
Казанның «Рубин» футбол командасы Россия кубогы 1/8 финал раунды матчын үз кырында уздырачак. Бу хакта клубның социаль челтәрдәге рәсми төркеме хәбәр итте. Көндәше - Самараның «Крылья Советов» командасы. Матч 25 яисә 26 октябрьдә узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Рубин» кубок өчен уеннарның 1/16 раундында «Оренбург» командасыннан өстен чыкты (2:0).
Ә Милли футбол лигасында чыгыш ясаучы һәм әлегә чемпионатта икенче урында баручы «Крылья Советов» командасы кичә Мәскәүнең «Локомотив» футболчыларын отты (3:2).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев