Реклама
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны хатлар алмашу акциясенә кушылырга чакырды
Катнашу өчен хат язарга һәм #хатларязыгыз хештегы белән социаль челтәрләрдә билгеләп үтәргә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар языгыз " дигән татар телендә открыткалар җибәрү буенча акцияне хуплады. Республика җитәкчесе «Хатлар йорты» сервисыннан видеороликны Instagram битендә чыгарды.
Үткәрелә торган акциянең максаты — хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү.
«Беренче хатны Президент Рөстәм Нургалиевичка җибәрдек, һәм ул аны үзенең инстаграм Instagram да бастырды. Бу безнең проектның үзенә күрә хәер-фатихасы булды", - дип сөйләделәр берләшмәдә.
Шуннан соң Россиянең төрле почмакларында яшәүче һәм төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән татар халкының күренекле вәкилләренә тагын 99 хат җибәрү турында карар кабул ителде.
Татарстанлыларны акциягә кушылырга һәм шул рәвешле яңа дуслар табарга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев