Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавируска каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте
ТР Президенты барлык җитешсезлекләргә кичекмәстән реакция белдерергә кирәклегенә игътибар итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган республика киңәшмәсендә Covid-19 коронавирусының таралуына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны катгый үтәүне таләп итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.
«Без үз тактикабызны сайладык: бездә мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакчыллык системасы эшли. Без хәл тотрыклы булсын өчен барысын да эшлибез. Әмма бу кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәгәндә генә мөмкин», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев