Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татар посткроссинг сервисында теркәлде

Адресатлар Рөстәм Миңнеханов җибәргән открыткаларны почта аша алачак. Хәзер сервистан файдаланучыларның үз хатын шәхсән ТР Президентына җибәрү мөмкинлеге бар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар посткроссинг платформасында - «Миллиард.Татар» сайты һәм бөтен дөнья буйлап креатив кәгазь открыткалар белән алмашу максатыннан булдырылган «Хатлар йорты» сервисының уртак проектында теркәлде.

ТР Президенты «Татмедиа» әдәби кафесы стендыннан өч открытка сайлап алды һәм хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт открыткаларны өч адрес (Ереван, Актүбә һәм Казан) буенча җибәрергә тәкъдим итте.

Адресатлар Рөстәм Миңнеханов җибәргән открыткаларны почта аша алачак. Хәзер сервистан файдаланучыларның үз хатын шәхсән ТР Президентына җибәрү мөмкинлеге бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама