Реклама
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчетендә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты
Казанның Галиев мәчетендә Ид әл-Адха – Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазы узды. Татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән Татарстан Республикасы мөфтие, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.
Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде. Республика җитәкчесе шулай ук бәйрәм намазында катнашты. Намаз пандемия шартларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узды. Мәчетнең үзендә мөселманнар социаль дистанцияне үтәп урнаштылар, мәхәллә кешеләренең бер өлеше мәчет ишегалдында намаз укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев