Рөстәм Миңнеханов Татарстанның медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм видеоролик урнаштырды.
«Безнең республикабыз көчле медицина мәктәбе һәм горурланырлык кадрлары белән дан тота.
Һөнәри уңышлар, иминлек һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек телим!» – дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы блогында.
«Татарстан Россиядә сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча лидерлар рәтенә керә. Бу – безнең медицина хезмәткәрләренең казанышы. Алар көндәлек эшләре белән сыйфатлы медицинаның заманча җиһазлар гына түгел, ә, беренче чиратта, ярдәм сорап килгән һәркемгә һөнәри осталык һәм игътибар күрсәтү икәнен исбатлый», – дип өстәгән Миңнеханов.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев