Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогларын Укытучылар көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

«Сезне чын күңелдән Укытучылар көне уңаеннан тәбрик итәм.

Һөнәрегез һәр чорда да кирәкле һәм мәртәбәле санала. Балаларга белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирү – илебез мәгарифендә укытучы алдына куела килгән иң зур максат, иң беренчел бурыч. Бәләкәй гражданнарда республикабыз һәм илебез өчен кыйммәтле рухи-әхлакый хәзинәләргә тугрылык, ватанпәрвәрлек хисләре уятуда мөгаллимнәр башкарган эшнең әһәмияте бүгенге көндә тагын да арта. Булачак галимнәргә, инженерларга, хәрбиләргә, Россиянең үсешен һәм алгарышын тәэмин итәчәк шәхесләргә нәкъ менә сез гыйлем һәм тәрбия бирәсез.

Мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр тормышыбызда зур урын тоткан хәзерге чорда төпле белемнең, заманга яраклы һөнәр һәм күнекмәләр үзләштерүнең аеруча мөһимлеген һәркем аңлый. Вакыт таләп иткәнчә, укытуда яңа ысуллар кертү белән беррәттән, сез Россия мәгарифенең иң яхшы традицияләренә тугрылык саклыйсыз, бай тәҗрибәгез белән уртаклашасыз.

Без һәммәбез һөнәребезне сайларга һәм үз юлыбызны табарга ярдәм иткән, шуңа бәрәкәтле этәргеч биргән, кыю һәм җаваплы булырга, кыенлыкларга бирешмәскә өйрәткән яраткан укытучы-остазларыбызны олы хөрмәт хисләре белән хәтеребездә саклыйбыз.

Татарстан Республикасы – илебезнең эре мәгариф үзәкләренең берсе. Бу исә укучыларыбызның Россия күләмендә уздырылган һәм халыкара олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаулары, шулай ук башлангычларыбызның федераль дәрәҗәдә хуплануы белән раслана. Республика җитәкчелеге тарафыннан укытучыларга, хезмәтләренең аеруча зур әһәмияткә ия булуын игътибарга алып, киләчәктә дә уңайлы эш шартлары тудырылачак. Мәгариф системасын нәтиҗәле төстә үстерү, гыйлем бирү оешмаларын яңартып кору һәм заманча җиһазлау – дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычлары.

Үз үрнәгендә яшь укытучыларны һөнәри казанышларга рухландырган педагогик хезмәт ветераннарына аеруча ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Белем биреп һәм җан җылыгызны бүләк итеп, мәктәп бусагасыннан олы тормыш юлына озаткан берничә буын вәкилләре – укучыларыгыз илебезнең хөрмәткә ия гражданнары булды.

Укытучылар көне – сезгә ихтирамыбызны һәм олылавыбызны белдерү өчен тагын бер матур форсат. Фидакарь хезмәтегез, зирәк һәм сизгер, сабыр булуыгыз, үсешкә, камилләшүгә җилкендерә белүегез мактауга һәм соклануга лаек!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иҗади уңышлар телим», – диелә котлауда.

Фото: «Татар-информ» / Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев