Рөстәм Миңнеханов өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады
«Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкән буынга зирәклекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт», – дип язган ул телеграм-каналында.
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм – чын күңелдән рәхмәт белдерү өчен иң яхшы сәбәп.
Видео: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан
Өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1990 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган. Төп максат – өлкән яшьтәге кешеләр очраша торган проблемаларга игътибарны җәлеп итү һәм аларның җәмгыять үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтү.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев