Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов МХО ветераннары өчен 1% эш урыны квотасы турында законга кул куйды

Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау турындагы законга кул куйды. Документны элегрәк республика Дәүләт Советы хуплаган иде. Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 200дән артык кеше эшли торган оешмаларда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен 1 процент эш урыны бүлеп бирелергә тиеш булачак.

Закон ике категориягә кагыла: хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан ветераннар, шулай ук Россия Кораллы көчләре бурычларын үтәүгә ярдәм итүче оешмалар белән килешү төзегәннәр.

Шул ук вакытта хезмәткәрләрне квота үтәүдән азат итү очраклары да каралган. Бу банкротлык, штатны кыскарту, туры килә торган кандидатлар булмау булырга мөмкин.

Моннан тыш, хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларны һөнәри укытуга заявкалар җибәрә ала. Шулай ук аларга ай саен билгеләнгән квотаның үтәлеше турында хисап тотарга туры киләчәк.

Чыганак, фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев