Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 44 зур автобус тапшырды

Бүген Чаллыда зур зәңгәр автобусларны тантаналы шартларда «Горкоммунхоз» балансына тапшырдылар

Шәһәр пассажир автопаркы зур класслы 44 заманча уңайлы машинага баеды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Республика җитәкчесе сәламләү сүзендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүнең сыйфаты бүген «иң мөһим мәсьәлә» булуын билгеләп үтте.

«Чаллыда җәмәгать транспортына бәйле проблемалар бар иде. Бүген бу бурыч «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән заманча, сыйфатлы автобуслар ярдәмендә башкала, Чаллы һәм башка шәһәрләр өчен дә планлы, системалы рәвештә хәл ителә. Әлеге автобуслар Чаллы халкына уңайлыклар алып килер дип өметләнәм. Хәерле сәгатьтә!» - диде Миңнеханов.

Якын арада автобуслар тиешле теркәү процедуралары узачак һәм декабрь башында шәһәр маршрутларына чыгачак.

«Заманча, яхшы, җылы кырык дүрт автобус. Чаллыда яңа микрорайоннар барлыкка килде. Иртәгә яңа маршрут челтәре хакында фикер алышачакбыз. Ул яңартуга мохтаҗ», - диде, үз чиратында, Мәһдиев.

Фотоларны Лилия Гатина тәкъдим итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xaerle-sagatta-rostam-minnexanov-callyga-44-zur-avtobus-tapsyrdy-5896851

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев