Рөстәм Миңнеханов: Балалар — безнең киләчәгебез һәм иң зур куанычыбыз
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Балалар — безнең киләчәгебез һәм иң зур куанычыбыз

Республика җитәкчесе котлавын МАКС каналында урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Республика җитәкчесе котлавын МАКС каналында урнаштырган.

«Балалар — безнең киләчәгебез һәм иң зур куанычыбыз. Балачакны кайтарып булмый, әмма бер генә кеше дә балачагы турындагы истәлекләрен онытмый», — дип язган Миңнеханов.

Ул балаларга наз һәм игътибар бүләк итәргә, аларны хаталардан курыкмаска һәм кыю хыялланырга өйрәтергә чакырды. Миңнеханов баланың һәр адымына ышанырга һәм һәрвакыт аның янында булырга кирәк, дип ассызыклады.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев