Рөстәм Миңнеханов АЗСлардагы чиратлар сәбәбен тикшерергә кушты
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә
Ягулык җитештерүчеләр халыкның паникага бирелүен, шуның аркасында ихтыяҗ артуын әйтә: элек бер ягулык салу станциясе тәүлегенә 15 тонна сатса, хәзер шул ук күләмне 6 сәгатьтә алып бетерәләр. Сәбәбе – ягулыкны күпләп сатып алу. АЗСта бензинны канистрларга агызуны тыю гамәлдә, ләкин барысы да бу кагыйдәне үтәми. Нәтиҗәдә километрлы чиратлар һәм ясалма дефицит барлыкка килә. Халыкка бензинны ихтыяҗ булганда гына салырга һәм паникага бирелмәскә киңәш итәләр.
Миңнеханов җаваплы хезмәтләргә ягулык салу станцияләрендә даими тикшерүләр уздырырга һәм хокук бозулар ачыкланганда чаралар күрергә кушты.
Бүгенге көндә ягулык станцияләренә ягулык кайтару график буенча бара. Запас җитәрлек.
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев