Россиядә уртача айлык хезмәт хакы күләме билгеле булды
Яңалыклар

Россиядә уртача айлык хезмәт хакы күләме билгеле булды

2017 елның башыннан җиде айда уртача хезмәт хакы 7,5 процентка арткан, дип яза "Татар-информ".


Россиядә яшәүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы июльдә, бер елда 8,6 процентка артып, 39355 сумны тәкшил иткән. Бу хакта Россия статистикасы мәгълүматлары раслый.

2017 елның башыннан җиде айда уртача хезмәт хакы 7,5 процентка арткан. Шул ук вакытта июльдә реаль хезмәт хакының 4,6 процентка, гыйнвар-июль аралыгында 3 процентка артуы күзәтелә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев