Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә машина йөртү таныклыгын бирү һәм алмаштыру тәртибе үзгәрде

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгын күп функцияле үзәкләрдә алмаштыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган, дип яза "РИА Новости". Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала. Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгын күп функцияле үзәкләрдә алмаштыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган, дип яза "РИА Новости". Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала. Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык бирү дә керә. Моннан тыш, имзаланган карарда машина йөртү таныклыгын гамәлдәге вакыты беткәнгә кадәр алмаштыру мәсьәләсе дә каралган. Яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүчеләр, медицина бәяләмәсе булса, тагын ун елган яңа таныклык алырга мөмкин. Әлегә исә таныклыкта күрсәтелгән вакыт үзгәртелми. Шулай ук хөкүмәт карары чит ил машина йөртү таныклыгын безнең илнекенә алмаштыру тәртибен дә аңлата. Яңа кагыйдәләр дәүләт хезмәтләрен тиешле сыйфатта күрсәтү, россиялеләрнең акчасын һәм вакытын саклап калу һәм ришвәтчелекне киметү өчен чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев