РОССИЯДӘ ИҢ АЗ ХЕЗМӘТ ХАКЫН КАЙСЫ ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕ АЛА?
Яңалыклар

РОССИЯДӘ ИҢ АЗ ХЕЗМӘТ ХАКЫН КАЙСЫ ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕ АЛА?

Росстат Россиядә иң аз хезмәт хакы түләнелә торган эш урынын билгеләде.

Россиядә кием-салым производствосында эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы ала. Бу хакта РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә RT.

Әлеге нәтиҗә агымдагы елның март ае мәгълүматларына нигезләнеп ясалган. Кием-салым производствосы эшчеләренең уртача хезмәт хакы 18 мең 679 сум тәшкил итә. Бу узган елга караганда, 4 процентка түбән.

Шулай ук күн эшләнәмләре производствосында эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы түбән – 21 мең 566 сум. Мебель җитештерү өлкәсендә хезмәт куючылар уртача 21 мең 935 сум акча ала.

ЧЫГАНАК: http://intertat.tatar/copayjavap/rossiyad-i-az-khezm-t-khakyn-kaysy-n-r-iyal-re-ala/

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев