Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Россия патриотлары": Сайлау комиссияләренә ышанабыз

"Россия патриотлары" сәяси партиясенең Татарстан тәбәк бүлеге комитеты рәисе Андрей Медведев: "Без Татарстандагы сайлау комиссияләренә ышанабыз, сайлаулар дөрес үтәр дип өметләнәбез", - дип белдерде.

"Россия патриотлары" партиясе республика җирлегендәге сайлауларда беренче тапкыр катнаша.

- Үз кандидатларыбызны тәкъдим иткәндә, аларны сайлау комиссияләрендә теркәгәндә без бернинди киртәләргә очрамадык. Сайлау комиссияләрендә безгә һәр җирдә яхшы мөнәсәбәт күрсәттеләр, белмәгән үзенчәлекләрне аңлаттылар. Быелгы сайлауларда халыкның ышанычын яулау өчен көч сынашу тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Татарстанда закон нигезендә һәр партия тигез хокукта сайлауларда катнаша алды. Без муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлыкка барлыгы 6 кандидатыбызны теркәдек. 100 процент ук булмаса да, аларның кайберләре депутат мандатын алыр, халык безнең партия өчен дә тавыш бирер, безнең партия гади кешеләрнең көнкүрешен яхшырту максатында Татарстанның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертер дип өметләнәм, - диде Андрей Медведев 13 сентябрьдә Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә оештырылган журналистлар белән очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев