Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә такси бәяләре берничә тапкыр артырга мөмкин

Россиядә такси бәяләре яңа кагыйдәләр аркасында берничә тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

"Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты (Дәүләт Думасы тарафыннан — ред. иск.) йөк ташу хокукына ия булмаган йөртүчеләргә заказлар тапшырган өчен штрафлар кертүне күздә тота", — диелгән язмада.

Физик затлар өчен штраф — 3 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, бу исә юл бәясенә тәэсир итәргә мөмкин, диелгән мәкаләдә.

Газета тарафыннан сораштырылган аналитиклар фикеренчә, шуның аркасында такси базары шактый кимергә мөмкин, чөнки хәзерге вакытта пассажир йөртүгә лицензия, уртача алганда, биш таксистның берсендә генә бар. Транспорт тармагы эксперты Алексей Тузов, үз чиратында, яңа кагыйдәләр аркасында такси бәяләре 5 тапкыр артырга мөмкин, дип саный. Шул ук вакытта "Мой Автопрокат" компаниясе генераль директоры Дмитрий Матвеев юл бәясе кимендә 2 тапкыр артачак, дип исәпли.

Фото Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев