Россиядә язучылар өчен һөнәри стандарт расланды
Документ 2032 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
2026 елның 1 сентябреннән Россиядә язучылар өчен һөнәри стандарт үз көченә керә, ул Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында дөнья күрде. Документ 2032 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Стандарт әдәбият белән шөгыльләнүне конкрет һөнәри функцияләр аша тасвирлый: булачак әсәрнең концепциясен, жанрын һәм формаларын эшләү, төп текстны төзү, аны беренчел төзәтү, алга таба эшләп бетерү, шулай ук материалны нәшриятка яки вакытлы матбугат редакциясенә тапшыру өчен әзерләү.
Россия Язучылар берлеге матбугат хезмәтендә стандартлаштыру идеясе профессиональ мохиттә барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр. Ул илнең әйдәп баручы әдәби оешмалары катнашында Россия язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе тарафыннан эшләнгән.
Россия Язучылар берлеге мәгълүматлары буенча, стандарт автор килешүләре статусына, язучылык эшчәнлеген хезмәт эшчәнлеге буларак тануга һәм хәтта әдәби тәҗрибәне иминият стажына кертү мөмкинлегенә дә йогынты ясарга мөмкин. Ул язучылыкны һөнәр буларак хокукый һәм социаль тану өчен нигез булдыра.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yazucylar-ocen-honari-standart-raslandy-5925263
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев