Яңалыклар

Роспотребнадзор чит илдә ял алдыннан грипптан прививка ясатырга киңәш итте

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте

Россиялеләр арасында ял итү өчен популяр илләрдә грипп йоктырырга мөмкин, шуңа күрә сәфәр алдыннан вакцина ясатырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Россия Федерациясеннән чыгып, башка илләрдә ял итәргә ниятләүчеләргә вакцинация ярдәм итәчәк. Прививка ясатып, үзеңне куркыныч авырулардан саклау мөмкинлеге бар», – дип ассызыклады Авдонина.

Спикер биргән мәгълүматларга караганда, бүген Азия илләрендә грипп таралу очраклары даими рәвештә теркәлә.

 


Нет комментариев