Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Үрнәк хатын-кыз өлгесе

Люция Дәүләтгәрәева – намусы кушканча яшәгән хатын-кыз

Люция Дәүләтгәрәева – Вәрәшбаш авылы кызы. Биш балалы гаиләдә үсә ул. Балачагы авыр чорга туры килә. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән Вәрәшбаш 
мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлый кыз. Яшьли ятим калып, күпчелек әби-бабасы Вәсбикамал 
белән Гыйльметдин тәрбиясендә үсә. 

Әбисе указлы мулла кызы булгач, Люция апа да кечкенәдән гыйлемгә, дингә тартыла. Бабасы тәүлек әйләнәсе диярлек тун тегә, тире иләү белән шөгыльләнә. Ул еллар өчен кызның өс-башы бөтен була. Мәктәптән соң укуын Минзәлә медицина училищесында дәвам итә. Кулына диплом алгач, Люцияне юллама белән Ташъелга авылы медпунктына эшкә җибәрәләр. Авылларда трахома, корчаңгы авыруларының нык азган еллары була ул. 
– Яшь кенә булса да, тырышып эшләве белән үрнәк иде Люция. Авыл халкы бик яратты аны. Шушы авылда, үзенең тиң яры Гыйздулланы очратып, гаилә кордылар, өч бала үстерделәр. Тәүлекнең кайсы вакытында керсәң дә, ярдәмгә ашыгыр иде. 
Люция өчен көн дә, төн дә булмады. 25-30лап баланың кендек әбисе дә булды ул. “Өйгә керсәң дә, тереләбез”, – ди торган иде авырулар, – дип искә ала Ташъелга авылында яшәүче Равил Галиев.
Люция апа – бар яклап та үрнәк хатын-кыз. Намусы кушканча эшләгән, яшәгән, тормыш алып барган ул. Татар хатын-кызларына гына хас пөхтәлек, чисталык, сабырлык кебек сыйфатларны Ходай аңа туганда ук мулдан биргән, күрәсең. Хәләле Гыйздулла урын өстенә калгач та, аны 30 ел дәвамында тәрбияли ул.
– Чиләбе өлкәсенең “Маяк” җитештерү берләшмәсендә булган шартлауга эләгеп, Гыйздулла җизнинең сәламәтлегенә бик зур зыян килә. Чернобыльдәге авариядән берничә тапкыр көчлерәк саналган бу шартлауда Мөслим районыннан тагын дүрт кеше катнашканын беләм. 
Аларның барысы да мәрхүмнәр инде. Җизнине күргәч, күпләр: “Син ничек һаман яшисең әле?” – дип сорый иде. 
Яшәмичә соң! Аны бит Люция апа ничек кенә дәваламады! Урманнан файдалы үләннәр җыеп, шулар белән ел әйләнәсе иренең аякларын дәвалады. 
Тәрбияле, караулы булып бакыйлыкка күчте хәләле, – ди Люция апаның Вәрәшбаш авылында яшәүче сеңлесе Нәхия Шәйхетдинова.
Люция апа тормышта бик күп сынаулар узган. Район үзәк хастаханәсе табиблары: “Яшәргә өч кенә ай вакытың калган”, – дип кайтарып җибәргәч тә, 
төшенкелекә бирешми Люция апа. Республика клиник хастаханәсендә ул Минзәләдә үзе белән бергә укыган курсташын – хастаханәдә табиб урынбасары булып эшләүче Асия Борһанованы очрата. Люция апага тиз арада операция көне билгеләнә. Тәҗрибәле хирург 
ясаган уңышлы операциядән соң яман чир чигенә. 
Люция апа бүгенге көндә улы Рөстәм һәм килене Айгөл тәрбиясендә яши. Рөстәм – фермер. Айгөл – Тат. Шуран мәктәбендә укытучы. Гаилә күпләп 
мал тота, 28 гектар пай җирләре бар. 
– Каенана белән килен түгел, әниле кызлы кебек гомер кичерәбез. Дүрт балабыз да аның тәрбиясендә үсте. Тугызынчы дистәсен вакласа да, һаман 
хәрәкәттә. Бөтен яңалык белән кызыксына. Район газетасындагы һәр язманы бөртекләп укый. Иң яраткан кешесе – район башлыгы. “Эшли, яшь булса да, тырыша”, – ди. Үзе тырыш булгач, эшләгән кешене ярата әни, – ди килене Айгөл. 
Люция апа лаеклы ялга колхозның дуңгызчылык фермасында эшләп чыга. Фельдшер-акушерлык пунктындагы эшен кисәк кенә алыштыруның бөтен сәбәбе – колхозның медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга икмәк бирмәвендә.
– Ай саен бер центнер ипекәй бирә иде колхоз. Тик нигәдер медицина өлкәсендә эшләүчеләргә ул каралмаган иде. Шуңа ике дә уйламый колхозга кердем. Авыл кешесенең ихатасы тулы мал бит. Гомер буе тырышып эшләдем, яшәү тәмен хезмәттә күрдем, – ди Люция апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев